Логотип
Яңалыклар

Исемең булса да сәүдәгәр...

  Өйгә якын гына булган сәүдә нокталарын бик яратабыз инде без. Алар монда законлы урнашканнармы  дип уйлап  торганыбыз юктыр да. Хәер, шул сәүдә нокталарыннан күселәр синең подъездыңа да килеп җитсә, тузына башлыйбыз  анысы. Әгәренки Дементьев урамындагы җир асты кичүен басып алган кебек, йөрер юлларыбызны томалап куйсалар, андагы кебек, сәүдә нокталарының тыгызлыгы гына түгел, шул нокталардан көн күрүче маргиналлар антисанитария  тудырсалар, без, әлбәттә, шәһәр хуҗалары кая карыйлар икән, дип, чын-чынлап буза куптарабыз.
     «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы  19 июльдә уздырган матбугат конференциясенә нәкъ менә шулар – тиешле тәртипнең бозылмавын, урам сәүдәсенең законга туры килү-килмәвен күзәтүчеләр, кирәк яки тиеш дип табылган очракта, чарасын да, җәзасын да бирүчеләр килгән иде. Аларга сораулар күп булды.
     Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.В. Кузнецов һәм районара суд приставлары хезмәтенең өлкән приставы Ж.А. Алпарова журналистлар кузгаткан мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
     Чыннан да, ашаган белми – тураган белә дигәндәй, без йөрергә ияләшеп беткән ларекларны, ягъни «сәүдә нокталарын» җирән тешле бульдозерлар, экскаваторлар каптырып киткәнче шәһәр хуҗалары  ларек хуҗалары белән бик ипле кыланалар икән. Суд  приставы буларак, Жанна Александровна аларга ничәмә ничә мәртәбә, катлы-катлы кисәтүләр ясалуын, әйбәтләп тә, бармак бөгә-бөгә, закон маддәләрен санап күрсәтеп тә төшендерергә тырышулары хакында сөйләде. «Шуннан соң да әле күбесе: «Чынлап торып сүтәсез мени? », – дигән булып, аптырап калалар, тиз-тиз генә товарларын бушатырга, кабаланырга керешәләр», – ди. Шундый безнең халык. Хәтерлим әле, бервакыт юл буендагы гаражларга «подлежит сносу!» дип,  ак буяу белән язып чыкканнар иде. Алалар боларны, дип, карап үтәм көн саен. Бер атнадан тапкыр хуҗалар теге язуларны бүтән буяу белән буяп, кисәтүне «юк иттеләр». Ул гаражлар һаман тора. 
    Шәһәрнең бүгенге хуҗалары уяурак икән. Кемнәрнеңдер законсыз табыш чыганакларын шәһәр өчен дә табышлы итү әмәлен тапканнар. Юк, бу аларның башбаштаклыгы түгел. Бәлки матур шәһәребезне  ике мәгънәәсендә дә пычрак объектлардан коткару, «Адмирал» базары белән булган кебек фаҗигане булдырмау өчен эшләнә. Әйтик, бер хуҗа «Шиномонтаж» дигән булып, анда гигиена таләпләренә якынча да туры килми торган бәдрәф ясап куйган.  
    Матбугат конференциясендә «Сайгон» кафесы, «Яз»  азык-төлек кибете еш телгә алынды. Алар башлыча шикле табыш объектларын гамәлдән чыгару процессының ни дәрәҗәдә законга нигезләнеп алып барылуына мисал җәһәтеннән телгә алынды. Чыннан да, сүтәргә дигән вердикт чыгарылгачтын да әле хуҗалар үзләренең хокукын судларда яклый алалар икән. Якынча яртысы янәдән эшчәнлеген дәвам итеп китә. Моның өчен җыелган штрафларны түләү, тиешле инфраструктураны тәэмин итү, договор кәгазьләрен  тәртипкә китерү дә җитә.
    Конференциядә шәһәрнең төрле районнарындагы эреле-ваклы базарлар хакында аерым сүз булды.     «Шәһәрдә 70ләп базар кебек сәүдә урыны бар иде. Ел башына шуларның җидесе таратылган иде. Соңгы  бер атна эчендә унбише юк булды.  Мондый базарларга урынны сәүдә итү ихтыяҗы булган кешеләр псевдокоммерсантлар аша ала. Үзләре дә белмәстән килеп кабалар.Шул базарлардан 146 ларек алынды. Хуҗаларына 4,7 миллион сумлык штраф салынды. Бу санкцияләр фәкать суд бәяләмәсе чыкканнан соң гына кулланыла», – дигән мәгълүмат яңгырады..Сүтеләсе лареклар әле байтак икән. Әмма шәһәр хуҗалары кешеләр ихтыяҗын да игътибарга ала. Кавын-карбыз өемнәре, велосипед ише спорт инвентарьлары белән сату итүчеләр өчен 592 урын каралган. Вак сәүдәгәрләр  өчен дә 267 урын бар. Тиешле килешүләрне генә төзергә кирәк.
    Адоратский урамындагы базар тирәсендә берничә ел элек гауга чыккан иде бит әле. Иван Владимирович Кузнецов ул низагның акыллы чишелеше табылуын хәбәр итте: «Без анда лареклар рәтләрен төзеп куйдык. Аннары авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен мәйданчык булдырдык. Халык та канәгать. Ларекларда сатып торучы хатын-кызлар да эшсез калмады.»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар