Логотип
Яңалыклар

Ирина Шәйхлисламова әни булды

Яшь парның беренче балалары туган: әлегә аның кемлеге, буе, авырлыгы турында хәбәр ителми.

Татар гүзәле Ирина Шейк (моделнең чын фамилиясе – Шәйхлисламова) һәм Голливуд актеры Брэдли Купер әти-әни булды. Бу хакта tmz.com порталы җиткерә. Яшь парның беренче балалары туган: әлегә аның кемлеге, буе, авырлыгы турында хәбәр ителми. 

Шейк һәм Купер рәсми никахта тормый. Фаразланганча, аларның туе быел август аенда булырга тиеш.

Кияүнең әнисе һәм Ирина арасында әйбәт мөнәсәбәтләр урнашкан. Глория гаилә кичке ашларын бер генә тапкыр уздырмаган һәм анда һәрчак нәкъ менә Иринага зур игътибар юнәлтелгән. Каенана 41 яшьлек улыннан оныклар көтүен бер генә тапкыр әйтмәгән.

Купер һәм Шейк 2015 елның апрелендә уртак дуслары аша танышкан һәм яңадан гел аерылгысыз булганнар. Актер кәләшеннән 11 яшькә олы, алар моңа уңайсызланмый. Модель гомер итү өчен җаваплылыкны үзенә ала торган ир-ат кирәклеген әйтә торган булган.


сылтамаhttp://tatar-inform.tatar/news/2017/04/10/138378/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар