Иннополиста балалар бакчасы һәм университет карамагындагы халыкара мәктәп ачылды

Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды.
Социаль әһәмияткә ия яңа объектлар ачылуын Иннополис мэры Егор Иванов шәһәр үсеше тарихындагы әһәмиятле вакыйга дип атады. «Гаиләләр яши башлагач, шәһәрдә чын мәгънәсендә тормыш кайнаячак. Димәк, биредә эш урыннары гына түгел, балалар өчен инфраструктура да пәйда булырга тиеш. Иннополиста хәзер үк гаиләләр күп, Россия төбәкләреннән дә, шулай ук чит илләрдән дә, - диде ул. Британия белем бирү системасы буенча эшләячәк әлеге уникаль балалар бакчасы төзүчеләр, укытучылар, республика җитәкчеләре, шәхсән Рөстәм Миңнехановның зур хезмәте нәтиҗәсе».Е.Иванов сүзләренчә, хәзерге вакытта шәһәрдә көн дәвамында 800 кеше була, аларның 250се бирегә даими рәвештә эшкә килә һәм 500дән артыгы шәһәрдә даими яши. «Иннополиста балалар саны - 100гә якын. Өч яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар бик күп. Хәзерге инфраструктура шәһәрдә 5 мең кеше гомер кичерүне күздә тота», - дип билгеләп үтте ул.
Балалар бакчасын тантаналы ачу вакытында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, балалар белән эшләү өчен Alabuga International School халыкара мәктәбеннән профессиональ белгечләр җәлеп ителгән. «Без югары планка куйдык. Яңа балалар бакчасы һәм мәктәп иң заманча таләпләргә туры килә. Безгә аларның иң югары дәрәҗәдә булулары мөһим. Кешеләр балалары яхшы белем алсын өчен, Иннополиска күчеп килергә омтылачак. Бу объектлар, шул исәптән университет та, магнит булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
«Иннополис» халыкара мәктәбе кураторы Дэвид О’Брайн үзенең сәламләү чыгышынла Рөстәм Миңнехановка ярдәм иткән һәм Татарстанда белем бирү мәсьәләсенә җитди игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан халыкара компанияләр инвестицияләре өчен җәлеп итүчән урын булып тора. Биредә инвесторлар үзләренең хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм балалары өчен халыкара белем бирү мөмкинлеген дә таба ала», - дип белдерде ул.
Журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләгәнчә, балалар бакчасы мәйданы 5,6 мең квадрат метрны тәшкил итә, хәзергә анда 16 бала йөриячәк. «Бүгенге көндә шәһәрдә тормыш кайный, эшләр бара, махсус икътисади зонаның беренче күзәтүчеләр советы үткәрелде. Тиздән РФ Икътисади үсеш министрлыгы беренче биш резидентны хуплар дип өметләнәбез», - диде министр.
«Иннополис» халыкара мәктәбе мөдире Марина Кутьева сүзләренчә, 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар башлангыч дәрәҗә Британия программасы буенча укытылачак. шулай ук физик үсешкә дә зур игътибар биреләчәк, балалар бакчасында спорт залы һәм бассейн да бар. «Дәресләр инглиз телендә алып барылачак, шуңа да балалар кыска вакыт эчендә телне аңлый башлаячак. Белем бирү программасы 9дан 15 сәгатькә кадәр инглиз телендә үткәреләчәк, 15 сәгатьтән соң рус телендә өстәмә программа каралган. Татар теле дә укытылачак. Әмма төп аралашу инглиз телендә булачак», - дип өстәде ул. Балалар бакчасына 3-4 яшьлек 13 бала йөри, калганнарына 5-6 яшь.
Аерым алганда, бу «Иннополис» проектын төзү өстендә эшләүче хезмәткәрләр һәм махсус икътисади зона резидентлары балалары. Шәһәр территориясендә теркәлгән кешеләр һәм компания хезмәткәрләре өчен балалар бакчасында һәм мәктәптә укыту бушлай булачак. Шул ук вакытта, Егор Иванов сүзләренчә, мәктәп һәм балалар бакчасы башкалар өчен дә ачык, әмма бу очракта аена 20 мең сум акча түләргә туры киләчәк.
Бүген «Иннополис» кармагындагы халыкара мәктәптә 31 бала укый башлады. Ел азагына кадәр укучылар саны ике тапкыр артыр дип ниятләнә. Укытучылар сайлап алу буенча конкурста бер урынга җиде кеше булган, бу 17 югары класслы белгечне сайлап алырга мөмкинлек биргән. Мәктәптә атнасына 5 көн укыйлар.
Тиздән Инополиста 450 урынга исәпләнгән тагын 1 мәктәп, балалар бакчасы, зур медицина үзәге һәм башка объектлар пәйда булырга тиеш.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/01/113032/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.