Логотип
Яңалыклар

Илфат Камалиев беренче татар боевигын отпуск акчасына төшергән

Илфат Камалиев тамашачы соравы буенча үзенең “Корыч” татар боевигының дәвамын төшерергә җыена. Сценарий инде әзер диярлек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Илфат үзе әйтте. “Татар киносына татарның “Брюс Ли”ын чыгарасы килә, – ди Илфат. – Массакүләм кино булгач, катнашучылар күп булачак. Боевик бит – профессиональ каскадерлар чакырасым килә. "Корыч”ның беренчесен төшергәндә, трюкларның барысын да үзем куйган идем – шуңа кытыршы урыннар бик күп”.

Илфат Камалиев – Г.Кариев театры артисты, Татарстанның атказанган артисты. Тумышы белән Биектау районының Дөбьяз авылыннан, дүрт кино төшергән.

Аның “Корыч”ы – “Татаркино” прокатында иң уңышлы фильмнарның берсе. Режиссер аны үзенең театрда эшләп алган отпуск акчасына төшергән. Илфатның “Корыч”тан алда төшерелгән “Тутык кыңгырау” фильмы да “Татаркино”ның прокаттагы татар фильмнары арасында иң зур рейтинглылар исәбендә. Аларның прокатта уңышлы баруын “Татар-информ” хәбәрчесенә Владимир Батраков та раслады.

“Татаркино” прокатында уңышлы барган фильмнар – “Бибинур”, “Корыч”, “Тапшырылмаган хатлар” һәм “Тутык кыңгырау”. “Корыч” белән “Тутык кыңгырау” – шулар арасында иң арзанлылары.

Мәгълүмат өчен: 2010 елгы “Бибинур” фильмы 30 миллион сумга төшерелгән. Аның яртысы федераль бюджеттан, яртысы – Татарстан акчасы. Авторлар аңа нормаль прокат язмышы өчен тагын 5 миллион сум акча сораганнар иде. Хәзер “Бибинур”ны “Татаркино” прокатка чыгара. Ә “Тапшырылмаган хатлар” Татарстан Республикасы телләрен үстерү буенча дәүләт программасы хисабына төшерелгән. Бюджеты – 3 миллион сумнан артыграк.

“Кино белән әле акча эшли алганым юк, шулай да “Корыч”ны төшергән отпуск акчам кайтты”, – дип көлә Илфат Камалиев.

"Корыч"та армиядән кайтып төшкән десантник Булат авыл "чемпионы" Тимур белән конфликтка керә. Арада авыл чибәре – Айсылу.

“Корыч”ны төшергәндә дүрт оператор алыштырдым. Шулайрак төшкән эш инде. Монтажлап бетергәч “Эшләп чыктым бит”, дип сөенечемнән еладым рәхәтләнеп. Батраковка рәхмәт, ул мине аңлады, юлларны ачты. Миңа артымнан төртеп торучы кеше кирәк – Батраков шундый кеше булды. “Яхшы идея” дип күтәреп алды”, - дип искә ала Илфат Камалиев.

Ул фильмның нигездә яшьләргә адреслануын әйтә. “Малайлар киноны карагач “Мин дә үскәч Булат абый кебек армиягә барам” диләр икән, әниләре килеп әйтә. Димәк, фильм ватанпәрвәрлек хисе тудыра”, – ди ул.

Фильмнарының уңыш серен сорагач: “Халыкчан булганны яратам. Без Гайдай киноларын карап үскән буын бит. Аның киноларын гел дә карыйсы килеп тора. Фильмның уңышы ритмнан тора – Гайдай киноларын кат-кат карап шуны аңладым. Фильмда халык үзен күрергә тиеш. Әйтик, Дөбьязда кино төшергәндә бөтенесенә Дөбьязча сөйләшергә куштым – халыкчан булсын”, – диде Илфат Камалиев.

“Корыч”ның дәвамын сыйфатлырак итеп төшерү өчен 2 миллион сумлап акча кирәк булачак дип исәпли ул.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар