Илфак Шиһапов турында Назгөл: «Көне-төне языштык, бер тапкыр да күрешмәдек”

Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә – 30 майда вафат булган иде.
Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар.
Илфак Шиһаповның “Вконтакте” битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер кыз сурәте элә һәм аның астына: “Якын кешем”, “Син бул гына”, “Син дә булмасаң, нигә миңа бу тормыш?” кебек сүзләр яза иде.
Илфак әфәндене соңгы юлга озатырга да килгән иде Назгөл. “Аның миңа мәхәббәт хисләре булгандыр дип уйламыйм, без бер-беребезне “поддерживали”, – диде ул “Интертат”ка.

Якын кешесен югалту ачысыннан, Назгөл Илфак Шиһаповка хат язган:
«Илфак... Илфак абый... Сиңа абый диеп тә дәшә алмый идем, безнең 28 ел арабызны уйламыйча, 18 яшьлек тиле кыз белән егет кебек аралаштык... Син еракта булсаң да, hәрвакыт янымда кебек идең. Идең түгел, юк, син әле дә янымда! Мин хисләремне кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә, сиңа хат язам, ә син янымда утырып: "Ну, Назгөөөөөөл, ну булды, ну барысы да әйбәт бит, кызым!" – диясең кебек. Син менә бер язганда болай дигән идең: "Уйларым белән син йоклаганда яныңа килеп чүгәлим дә, озаклап синең сабыйларныкыдай иреннәреңә, мөләемлык, наз бөркелеп торган йөзеңә, зифа буй-сыныңа карап торам..." Әле дә шулай янымда, минем күздән яшьләремне сөртеп, карап утырасың сыман.
...Ноябрь ае... Авылга кайтканда, ялгыш кына синең социаль челтәрдәге битеңне күреп, язмаларыңны укып, "Бу нинди сәер кеше икән?!" – дип караганым әле дә хәтердә... Шулай тиеш булгандыр инде, язмыштыр... Шулвакыт әнием дә бүлмәгә килеп керде: "Кая, бу бит Илфак Шиhапов, мин дә карыйм әле, "Татарстан яшьләрендә" язган язмаларын мин бик яратып укый идем бит!" – диде. Укый, укый "Тишек" газетасын күрдек, әнием шул ук минутта: "Кызым, бу бит бик кызык газетага охшаган, яз әле, Башкортстанда бу газетаны алдырып буламы икән?" – диде. Мин: "Ярар, әнием, язармын, Уфага баргач язармын", – дидем.
Шул ук көнне Уфага бардым, Илфак башымнан чыкмады, язаргамы икән, юкмы, бәлки анда башка билгеле кешеләрдәге кебек "йолдызлык чире" бардыр дип тә уйладым... Йоклап торгач, иртән, “Әй, җавап язмаса – язмас”, – дидем дә яздым.
"Исәнмесез, сезгә бер соравым бар иде: "Тишек" газетасын Башкортстанда яздырып буламы? Рәхмәт!" – диеп «смс» юлладым.
Озак та үтмәде, телефонда «смс» тавышы ишетелде: "Исәнмесез, Назгөл! Исемегез бигрәк матур! Кызганычка каршы, әлегә яздырып булмый, бик тиз арада языла алырсыз. Югалмагыз, мин хәзерге вакытта бер очрашуда, кич белән мин сезгә язармын", – дигән. Минем аптыравымның чиге булмады.
"Сез кайдан буласыз? Исемегезне кем кушты, бигрәк матур!" - дип тагын язды. Менә шулай безнең язышу башланып та китте.
Көннәр буе языштык, төннәр буе языштык. Әле исемә төшерәм дә, ярар мин – бала-чага, ә бит син дә бала-чага кебек мин сөйләгән hәрбер сүзне тынладың, hәр көн иртән "Хәерле иртә!", ә кич "Хәерле төннәр сиңа!" дия идең. Көн дә... Ә шуннан мин йокларга яткач, интернеттан чыккач, иртән торуыма миңа күңелле булсын дип матур шигырьләр, язмалар яза идең, иртән мин инде йоклап тора идем, ә син hаман ятмаган. 2 сәгать аерма булса да (Татарстан белән Башкортстан арасында), син соң ята идең шул... "Ничек кенә арыган булсам да, таң атканын көтәм" дия идең...
Тормышыңда булган нинди генә кызыклы хәлләрне сөйләмәдең, бөтен кайгы-хәсрәтләреңне, шатлыкларыңны яза идең бит...
Син үзең шундый зур, гел дә елмаеп торган булсаң да, күңелең бик нечкә иде шул. "Бу тормыш бит ул кызык, бер көн елмаясың, көләсең, икенче көнгә елыйсың, булыр-булмас, якын булмаган кешеләрнең әйткән сүзләрен бер дә күңелеңә якын итеп алма" дия идең...
Беләм, синең танышларын бик күп булса да, чын дусларың әз иде. Әле карыйм да, "Мин аның дусты идем, мин бик якын кешесе идем" – дип сойләгәннәр бик күп. Шулай шул, хәзер бернәрсә дә исбатлап булмый, кирәкмидер дә ул, барыбыз да Алла астында, ул күрә, ул белә...
Мин дә беләм, син бу хәлне күрсәң, көлеп кенә куяр идең. Синең чын дусларың тыныч кына, бик күп сүз сөйләмичә басып тордылар. Рәхмәт аларга, синең белән чын дуслыклары өчен рәхмәт. Аларның hәрберсе турында hәркөн саен тик яхшы нәрсәләр генә сөйли идең. Кеше турында начар сүзләр сөйләвеңне бер дә хәтерләмим! Сине җирләгән көнне шуларның hәрберсенә килеп синең исемеңнән, башымны иеп, рәхмәт әйтәсе килде.
Шуннан уйладым да, "Мин кем инде монда?!" – дидем. Әйе, бу сорауны күпләр бирде, интернетта да миңа күп яздылар, чөнки ул минем фотосурәтләремне үзенең челтәрдәге битенә көн дә диярлек куя иде. Чынлап, белмим, нигә куйгандыр...
Шулай көннәр, төннәр буе язышсак та, без синең белән бер дә күрешә алмадык..."Нигә?!" дигән сорауга шулай ук җәвап таба алмыйм... Күрешергә теләдек, тик... булмады... Шулай күкләр теләгәндер инде, күрәсең. Мин күкләргә мәңгелек рәхмәтле булып яшәрмен, шундый Кеше белән таныштырганнары өчен...
528 чакрым ара булсада, син монда яшәгән кешеләргә караганда 1000 тапкыр якынрак идең. Синең дөрес сүзләрең, синең киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә кирәкми дигәнең мәңгегә күңелемдә калыр... Син минем өчен Илфак Шиhапов – танылган кеше түгел идең, ә чын, нечкә күңелле, игелекле, зур хәрефтән Кеше идең.
Сиңа рәхмәт әйтәм... Рәхмәт әйткәнне син яратмый идең, "Ярый, булды инде, кирәкми, нәрсә өчен?” дия идең. “Сиңа рәхмәт, бу дөньяда булганың өчен! Миңа шундый тормышымның авыр чакларында ничә чакрым ераклыктан булышканың, дәртләндереп җибәргәнең өчен”, - дидең.
Аннары төгәлләп: “Тик син генә бул, миңа башка берни дә кирәкми" – дия идең бит... Барыбер сиңа рәхмәт, әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт!
Тыныч йокла, кадерле кешем, син мәңгегә минем күңелемдә!
14.06.2017»

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.