Соңгы елларда республикада “Милләтләр кроссы”на зурдан кубып әзерләнү гадәте бар. Һәр төбәктә ярышның үз бизәге, катнашучысы һәм тамашачысы була. Катнашучылар саны күп булганлыктан, төп игътибар, әлбәттә – башкалага! Быел традицион узышлар “Казан Арена” стадионы тирәсендәге мәйданчыкта оештырыла.
Казанда Бөтенроссия йөгерү көненең шәһәр тормышында социаль әһәмияткә ия чара булуының асылын аңлап эш итәләр. Шуңа да ярышларда һәвәскәрләр белән бергә профессионал спортчылар, спорт ветераннары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Көннәр матур торса, башкаладагы “Милләтләр кроссы” 20 меңнән дә ким булмаган катнашучыны үзенә җыяр, дип өметләнә оештыручылар. Моңа җирлек тә бар – үзен ярышта сынап карау өчен һәр категория кешегә аерым дистанция билгеләнгән. “Милләтләр кроссы” программасында спортчылар 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрым арага йөгерәчәк. Димәк, елдагыча мәктәп укучылары, яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучылар, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре дә старт сызыгына басачак. Ә спорт сөюче гаиләләр өчен 6-8 һәм 10-11 яшьлек баласы булганнарга гаилә чабышлары үткәрү ниятләнә. Моннан тыш, спорт ветераннары аерым йөгерәчәк.
“Милләтләр кроссы” – көзге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң зур ярышларның берсе. Татарстан башкаласыннан тыш, массакүләм чабышлар илнең тагын 84 шәһәрендә үтә.
http://intertat.ru
Ил белән йөгерәбез

27 сентябрьдә Татарстан илкүләм “Милләтләр кроссы” спорт бәйрәменә кушыла. Елдан-ел популярлаша барган көзге спорт тамашасын республиканың һәр районында уздыралар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.