Логотип
Яңалыклар

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы дәвам итә

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үзенең эшен дәвам итте.
Делегатлар бүген Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына форумның пленар утырышына җыелдылар. Утырыш башланыр алдыннан театр фойесында халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе эшләде. Алар арасында «Сөембикә» журналының май саны тышлыгын бизәгән Альбина Әбсәләмова җитәкләгән «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе дә бар иде. Җәйгә аяк басып килүебезгә карамастан, Оренбургның мамык шәлләре белән кызыксынучылар шактый булды – шәлчеләр яныннан кеше өзелмәде.

  Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы белән башланды.

Чыгышы вакытында ул: «Узган ел шушы залда үзенең йөз еллыгын бәйрәм иткән «Сөембикә» журналына барыбыз исеменнән рәхмәт әйтик. Татар хатын-кызларын барлап, туплап торуда, аларның уңышларын күрсәтүдә, яктыртуда журналның өлеше бик зур», – дигән сүзләрне әйтте. Бу сүзләргә гөрләтеп кул чабучылар – залда утыручылар арасында, чыннан да, «Сөембикә» битләре аша татар дөньясына танылган күренекле ханымнар шактый иде бүген.  Утырышның президиумында утырган Парламент Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Казандагы 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, Башкортстанда «Нәүрүз чибәре» бәйгесен оештыручы Зәлия Ахунова, Сәйдә абыстай Аппакова, Урумчи (Кытай) шәһәренең татар теле укытучысы Зөлфия Чапаева...

Төштән соң пленар утырышның дәвамы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды. Чыгыш ясаучылар арасында «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да бар иде. Ул форумга килүчеләрне журналның яңа сайты, аның мөмкинлекләре, «Сөембикә»гә язылуның электрон юллары белән таныштырды.

Форумны тәмамлар алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүләкләр тапшырды. Конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булучылар арасында «Сөембикә» журналының директор урынбасары Рәмзия Кашапова да бар. Рәмзия – «Бергә – гомергә», «Авыл кызы» проектларның авторы, оештыручысы. Милли кием дизайнерлары конкурсын гамәлгә ашыручыларның берсе. Без хезмәттәшебезне бу бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!   

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар