Логотип
Яңалыклар

​«Игелек кылам. Менә мин нишлим!»

«Роналд Макдоналдс йорты» хәйрия Фонды бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә шулай дип аталган бәйрәм уздырды. Шушы ук исемдәге Бөтенроссия арт-конкурсы 18 июль көнне башланып киткән иде инде. Ул ел саен үткәрелә торган «МакХэппи Көн» хәйрия акциясе кысаларында уза. Бәйгедә теләге булган һәркем – балалар да, олылар да катнаша ала: «Макдоналдс»ның фри-бәрәңгесе өчен кап-тартма дизайны ясарга һәм mchappybay2016.rmhc.ru сайтына юлларга кирәк.  Үзегез уйлап чыгарган рәсем белән! Әйе, менә шулай да игелек кылырга була. Ноябрь аенда инде иң яхшы, иң оригиналь дип табылган 12 рәсем «Макдоналдс» ресторанында фри-бәрәңгенең чын капларын бизәячәк. Ә акциядән кергән акча «Роналд Макдоналдс йорты» проектына тотылачак. Димәк, тагын әллә никадәр балага катлаулы чирләрдән дәваланган вакытта әти-әнисе белән бергә, янәшә калу мөмкинлеге дә тудырылачак...  Менә сез ясаган рәсем нәрсәләр эшләргә сәләтле! Рәсем ясаучылар күп булган саен, акция турында да күбрәк ишетәчәкләр, күбрәк беләчәкләр һәм, әлбәттә, язмыш сынавы белән очрашкан гаиләләргә ярдәм кулы сузучылар да артачак.

Бүген Казанда узган бәйрәмгә килгән кунаклар кап-тартманың моңарчы күрелмәгән зурлыктагысын – кеше биеклегендәгесен бизәделәр! Иң элек буяуларга, шушы игелекле бәйрәмдә катнашу өчен барлык эш-мәшәкатьләрен читкә куеп килгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тотынды. Зур тартманың читенә кояш рәсеме ясады ул.
 
– Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар күп төрле авырулардан дәвалана, – диде министр. – «Роналд Макдоналдс йорты» исә җитди чирләр белән авыручы, хастаханәдә озак вакытлар ятарга мәҗбүр булган балалар өчен төзелде. Яртышар ел гомерләрен шушында уздыручылар бар... Бу вакыт эчендә алар монда зур бер гаиләнең – табиблардан, авыручы балалардан һәм әти-әниләрдән торган зур гаиләнең әгъзаларына әйләнә. Аларның барысының да максаты бер: терелеп аякка басу. Шуңа күрә бу йортта өй җылысы, өй атмосферасы булырга тиеш тә. Без фондка бик рәхмәтле: 4 меңнән артык гаилә шушында яшәп, дәвалана алда.  
 
Мин бүген капларның зурысына Кояш, ә кечкенәсенә елмаю рәсеме ясадым. Кояш кәефебезне күтәрә, ул җылылык чыганагы гына түгел, Игелек, Изгелек, Ярату билгесе дә. Сәламәтлек өчен яхшы кәеф тә бик зур роль уйный. Теләсә нинди очракта да авыруны җиңеп елмаерлык, үзеңне позитив дулкынга көйләнерлек көч табарга кирәк. Мин һәр баланың күңелендә хыял уты сүнмәвен телим.
 
Зур капларны бизәүчеләр арасында Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстанның яшь рәссамнар иҗади берләшмәсе әгъзасы Станислава Кудряшова да бар иде. Һәм, әлбәттә, балалар! 
 
Бәйрәм җырчылар Мөнир Рахмаев, Ваһапов фестивале лауреаты Ранис Габбасов катнашындагы концерт белән төгәлләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар