Әдәби тәнкыйтьче һәм язучы Мансур Вәлиев вафат.
Аңа быелның 2 гыйнварында 77 яшь тулган иде.
Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елны Әгерҗе районының Барҗы авылында туа. Укыган елларында ук газеталарга мәкаләләр язган егет мәктәптән соң «Җиңү юлы» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр, аннары авыл китапханәсе мөдире һәм колхоздагы комсомол оешмасының штаттагы җитәкчесе булып эшли.
1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында «Яңаваз» исемле әдәби берләшмәне оештыруны башлап йөри.
1972 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында аның күренекле язучы Фатих Хөсни исеменә язылган «Ачык хаты» басыла. Шушы хат белән Мансур Вәлиев әдәби җәмәгатьчелеккә үзенең исемен таныта.
1981 елдан «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли, тәнкыйть мәкаләләре яза.
Шул ук вакытта проза жанрында да актив эшли. Аның «Сәер кеше», «Качу», «Идел яры» повестьлары, «Мәхәббәт маҗаралары» дип аталган новеллалар сериясе һәм башка әсәрләре бар.
1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк