Логотип
Яңалыклар

Җиңү көнендә бәйрәм салютын Kazan-Arena һәм «Казан» Гаилә үзәге яныннан күзәтү уңайлы булачак

9 нчы Май сәгать 10.00 дә Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре атлый башлаячак
9 нчы Май – Җиңү көнендә бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башлана. Аны «Kazan-Arena» стадионы һәм «Казан» Гаилә үзәге яныннан карау уңайлы булачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде.

9 нчы Май көнне бәйрәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәленә чәчәкләр һәм венок салудан башланачак. Сәгать 10 да Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше узачак.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда тантаналы парад шул ук вакытта башлана. «Туры элемтә аша Россия Федерациясе Президенты чыгышын ишетеп булачак», - диде ул.

Ирек мәйданында 15.00 гә кадәр бәйрәм концерты көтелә. Якынча 16.00-16.30 да 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналар узачак. Монда концерт оештырыла, шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укылачак.

18.00 дән 22.00 гә кадәр бәйрәм чаралары «Kazan-Arena» стадионында дәвам иттерелә. Алар фейерверк белән тәмамланачак. Җәмәгать транспорты эше шушы бәйрәм чараларын исәпкә алынып оештырыла.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар