Гүзәл Яхинаның сәхнәләштерелгән романы тамашачылар мәхәббәтен яулады

Мәскәү сәхнәсендә "Сезон ахырында тәҗрибәләр" театр лабораториясе кысаларында халык арасында шау-шу кузгаткан роман авторы белән очрашу узды. 1 һәм 2 июльдә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында билгеле режиссер Искәндәр Сакаев "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча спектакльгә эскизлар тәкъдим итте. Ике көндә дә 230 урынга исәпләнгән театр остаханәсе тамашачылар белән тулы иде. Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә Гүзәл Яхина сөйләде.

"Бу көнгә кадәр экранда әлеге тарихны яхшы күзалладым. Ә сәхнә турында уйламадым, - диде Гүзәл. - Миңа аны сәхнәдә куюны күз алдына китерү кыен иде. "Мин Искәндәр Сакаевның "Театраль история"сен караган идем, шуңа күрә аның режиссерлык осталыгына тулысынча ышандым". Язучы фикеренчә, бу искиткеч эш. Спектакль күрсәтелгәнче режиссер текстының бер юлын да күрмәдем, шуңа күрә 47 минутлык театраль куелыш минем өчен көтелмәгән булды, диде Гүзәл Яхина.

Сәхнәдә тарихның беренче өлеше - әсәр герое Мортазаны үтерүгә кадәрге тарих. Сәхнәдә дүрт герой: 30 яшьлек Зөләйха, өлкән яшьтәге Зөләйха, Мортаза һәм Упыриха. "Алар тарихны тавыш, мимика һәм ишарә белән белдерә. Бу җанландыра, - дип хис-кичерешәләре белән уртаклашты Гүзәл. - Чишелеше кызыклы, дөресрәге, ул Зөләйха дөньясының мәгънәсен белдерә. Тар дөнья, ул ирекле түгел. Минем карашка, бу чишелеш искиткеч, ул ахырга кадәр кызыксындыра".

Киләчәктә эскиз спектакльгә әвереләчәкме дигән сорауга Гүзәл Яхина: "Искәндәр Сакаев белән без шулай булуын бик телибез. Әгәр тәкъдим булса, режиссер бик теләп риза булачак. Әлегә бу берничә атнада бик тиз һәм төгәл ясалган күзаллау гына", - дип билгеләп үтте ул.

Эскизларны караган соң ике көн үткәч, 4 июльдә, роман авторы тамашачылар белән очрашты. Театрда узган өч кичәгә нәтиҗә ясап, Гүзәл Яхина романны сәхнәдә күрсәткәне өчен Искәндәр Сакаевка рәхмәт белдерде. Киләчәктә Зөләйха тарихының спектакль буларак күрсәтеләчәгенә өметләнүен белдерде.

Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында Гүзәл Яхина белән очрашуга 50дән артык кеше килгән иде.

http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан