Грипптан саклану өчен аксымга бай ризык - ит, эремчек ашарга кирәк - эпидемиолог

Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, түбәнрәк булыр дип фаразлана. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән. Грипп эпидемиясе срокларына килгәндә, галимнәр әйтүенчә, зур коллективларда беренче очраклар ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин. Әмма декабрьгә күчүе дә ихтимал. Гриппның күтәрелеше Яңа елдан соң көтелә. Галимнәр әйтүенчә, Россиядә хәзер ОРВИның арткан мәле. Әлегә илдә гриппның берничә очрагы гына теркәлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне кисәтү буенча киңәшләрен бирде. Ул авырудан саклану өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, составына А, В, С төркем витаминнары кергән поливитамин препаратлары кулланырга, аксымга бай азык белән тукланырга (ягъни ит, эремчек кебек продуктларны күбрәк ашарга) киңәш итә. Шулай ук, аның фикеренчә, респиратор этикет кагыйдәләрен үтәү мөһим - төчкергәндә, йөткергәндә авызны каплап, кешедән читкәрәк борылып йөткерергә, бер тапкыр куллануга яраклы салфеткалардан гына файдаланырга кирәк.
Табиб шулай профилактика максатыннан халык чараларыннан да баш тартмаска өнди. Дмитрий Лопушов: "Профилактика өчен сарымсак файдаланырга була. Гадәттә, балалар бакчаларында “Киндер сюрприз”дан чыккан савытка сарымсак ваклап турап, балаларның муенына асалар. Әмма сарымсакны гел алыштырып торырга кирәк. Сарымсак нигезендә эшләнгән препаратлар бар. Алар нәтиҗәле дәвалый, һәм исе дә килми. Суган һәм сарымсак согын борынга салырга ярамый, борынның лайлалы тышчасын яндырырга мөмкин", - ди.
Дмитрий Лопушов әйткәнчә, вирусны кертә торган төп капка булып югары сулыш юллары тора. Вирус югары тын юлларының эпителиясенә утырып, алга таба эчкә үрмәли. "Әгәр без аны, ничек тә булса, шуңарчы өслектән алып ата алабыз икән, вирус кермәячәк. Ничек алып атарга соң? Аны селкеп, чистартып булмый, димәк, борынны юдырып, микробтан арына алабыз. Моның өчен натрий хлоридының изотоник эремәсе кулланыла - аны үзең ясарга кирәкми, ул даруханәләрдә сатыла. Борынны мөмкинлек булганда эштә дә юдырып алырга була, яисә өйгә кайтуга башкарырга кирәк. Балаларга шул эремә салынган спрей, душ кебек препаратлар да кулланырга ярый. Ә олыларга су белән юдыру яхшырак", - ди табиб.
Авырып киткән очракта Дмитрий Лопушов битлек кияргә киңәш итә. "Битлекне я авыручыга, я сәламәт кешегә генә кияргә кирәк. Авырган кеше кисә, вирусы тышка чыкмый. Сәламәт кеше кисә, аңа вирус йокмый, әмма микроб тирә-яктагы предметларга эләксә, кеше аннан зарарланып, чирләп китәргә мөмкин. Шуңа күрә фатирны һәрвакыт җилләтеп торырга кирәк. Шунысы мөһим: битлекне һәр 2 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Сулаганда битлек дымлана һәм микроблар үрчи. Битлекне авыру кеше дә, сәламәт кеше дә 2 сәгать кенә кияргә тиеш. Тәүлек буе киеп йөрсәң, хәл тагын да мөшкенләнергә мөмкин", - ди табиб.
Авыруның беренче билгеләре сизелүгә Дмитрий Лопушов кичекмәстән табибка күренергә куша. "Эшкә бернинди очракта да барырга ярамый. Трудоголизм белән шөгыльләнергә кирәкми. Югары температурадан дару эчеп, чирне аякөсте кичерүчеләр бар, болай эшләргә һич ярамый! Кешеләр больничный алырга курка, әмма сәламәтлек кадерлерәк. Урын өстендә ятып, дәвалау курсын узу мөһим. Өйгә табиб чакырып, ул билгеләгән препаратларны гына эчү зарур. Температура югары дип, үз белдегең белән антибиотик эчә башларга ярамый. Кайбер антибиотикларның грипп вирусына тәэсире бөтенләй юк. Аларны тиктомалга, контрольсез эчү эчәклек дисбактериозына китерә. Шуңа күрә даруханәләрдә дә антибиотик хәзер табиб рецепты буенча гына сатыла", - дип аңлата табиб.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
21 гыйнвар 2021 - 11:24Без имени18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.Алсу күзлек
-
21 гыйнвар 2021 - 11:19Без имениЧиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениСенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:45Без имениДөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:59Без имениУзем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.