Логотип
Яңалыклар

Гриппны җиңәбез!

 

Бүген – 6 сентябрь көнне Казанда «Прививайся уверенно!» «Шикләнмичә прививка ясат!» дип аталган кампания башланып китте.

Көз-кыш айларында грипп белән авырырга теләмәүчеләрне бушлай привика ясату өчен шәһәребезнең «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Имәнлек» метро станцияләрендә көтәләр. Монда нәкъ бер ай дәвамында – 6 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр, иртәнге 10 нан кичке 17 сәгатькәчә гриппка каршы прививка ясатырга була.

Вакцинаның исеме – «Совигрипп». Аның составында А/Мичиган/45/2015 (H1N1) pdm09; Ф/Сингапур/INFIMH/19-0019-2016 (H3N2); В/Колордо/06/2017 гриппы штаммнары бар.

Түбәндәге очракларда вакцина ясатудан тыелу кирәк:

  • тавык йомыркасының аксымына аллергия булганда;

  • моңарчы ясаткан вакциналардан соң бик көчле реакция күзәтелсә (температура күтәрелеп, энә кадаган урын кызарса, шешсә);

  • йөкле вакытта (бу очракта вакцинаның консервантсызын кулланырга ярый);

  • 18 яшькә кадәрге балаларда (аларга да консервантсыз вакцина ясала);

  • 6 айга кадәрге сабыйлар.

 

Шулай ук хроник чирләр көчәйгән вакытта, яңа гына чирдән арынганда әлеге процедураны ясау тыела. Савыкканнан соң 2 атна вакыт узарга тиеш.

Көннәр бүгенге кебек җылы һәм кояшлы торса, һәр станциядә көнгә 150 кешегә прививка ясауны планлаштыра табиблар. Андый привикаларны быел Казанда 58 мең кешегә ясарга уйлыйлар. Узган ел 12 мең кешегә ясалган булган икән.

 

Теләгән беркемне дә кире бормыйбыз дип ышандырды «Кәҗә бистәсе» станциясендә эшләүче бригада. Моның өчен үзең белән паспортың яки башка берәр документың һәм медицина полисың булу гына кирәк. Шулай ук урында тән температурасын, кан басымын үлчиләр, тамакны карыйлар, сәламәтлеген сораштыралар.

 

Гриппка каршы вакцина беренче чиратта олы яшьтәгеләргә, балаларга, еш чирләүче, иммунитетлары түбән кешеләргә, халык белән эшләүчеләргә ясатырга тәкъдим ителә. Грипп эпидемиясе узганнан соң өлкәннәр арасында йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлүчеләрнең артуы күзәтелүен әйтә табиблар. Шуңа да гриппка җитди карарга кушалар. Аның үзе түгел, ә соңыннан килеп чыккан төрле катлаулануларның куркыныч булуын әйтәләр.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар