Логотип
Яңалыклар

Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Салих Сәйдәшев музеенда әнә шул исемдә күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә композиторның тормышы һәм иҗатына багышлана. Мәгълүм булганча, проект С.Сәйдәшев исемендәге халыкара конкурс уңаеннан оештырыла.
Сәйдәшев кабат музыкантларны, башкаручыларны Казанга җыя. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Салих Сәйдәшев исемендәге халык музыка коралларында уйнаучылар һәм халык уен кораллары оркестрлары дирижерларын бер мәйданда туплый. Күргәзмә Татарстан Милли музее экспонатлары нигезендә әзерләнде. Конкурста катнашучылар һәм концертны тамаша кылучылар өчен бу менә дигән бүләк.

Проект авторлары хәбәр итүенчә, экспозициядә татар композиторының 1910 елда эшләнгән беренче фотографиясен, атаклы “Зәңгәр шәл” афишасын, 1929 елда язылган “Кызыл армия” маршы ноталарын күрергә мөмкин. Күргәзмә конкурс уңаеннан беренче мәртәбә тәкъдим ителә, ди проект авторлары.

С.Сәйдәшев исемендәге халыкара конкурсның максаты - яшь музыкантларның башкару осталыгын үстерү, халык классика һәм заманча музыкасын таныту, талантлы башкаручыларны ачыклау; татар, мари, башкорт, удмурт һәм Идел-Урал төбәгендә яшәүче башка халыкларның музыка традицияләренә җәлеп итү.

Күргәзмәнең “Гомрем минем моңлы бер җыр иде” дип аталуы очраклы түгел. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыренә С.Сәйдәшев җыр иҗат итә. Шагыйрь Муса Җәлилнең сәнгать көченә ышанычы Салих Сәйдәшев өчен бик кадерле тойгы була. Муса Җәлил бу җырында үз җырларының мәңге үлмәскә хаклы икәнен раслады һәм ул үзе дә мәңге үлмәс шагыйрь булып калды. Менә шушы җырдагы зур ышаныч Салих Сәйдәшевнең бөтен музыкаль иҗатында яңгырый. Кызганычка каршы, бу җыр Салих Сәйдәшевнең соңгы җыры булды.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар