Логотип
Яңалыклар

Гөнаһсыз сабыйдай булып...

Тиздән, бик тиздән мөселман кардәшләребезнең зур бәйрәме: Корбан-бәйрәм. Шушы олы бәйрәмгә һәм Хаҗ кылучыларга багышлап үткәрелгән видеоконференциядә утырам. Мәскәүдән алып, Казахстанның Астана шәһәренә, Симферопольгә, ниһаять безгә – Казанга килеп тоташкан күзгә күренмәс күперләр аша җитди, зур сөйләшү бара. 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның әйтүенә караганда, Татарстаннан быел 900 кеше хаҗга сәфәр кылган. Шуларның 90 проценты – өлкән яшьтәгеләр. «Суперэконом» дигәннәре: башта Казаннан Мәскәүгә, аннары Согуд Гарәбстанына очасың. Дубайдан автобуста ике көнлек юл аннары. «Хаҗ кылу – җиңел түгел. Юлда нинди сынаулар көткәнен Хак Тәгаләдән гайре берәү дә белми. Аның каруы, хаҗга баруның иң зур бүләге – бөтен гөнаһларыңны юып, гөнаһсыз сабыйдай булып кайтасың», – диде Рөстәм хәзрәт.

Мин хаҗга сәфәр кылучыларга кызыгып утырам. Их-х, барсаң иде бер Мәккә, Мәдинә шәһәрләренә, йөрсәң иде бер шул изге урыннар буйлап, менсәң иде Гарәфә тауларына... Быел иң арзанлы дигәне дә 1500 доллар булган, диләр әнә. Республикага 1200 квота бирелгән, 900 кеше киткән. Ә илдән барлыгы 15,5 мең кеше исәпләнә. Хаҗга ел саен баручылар да бар. «Дөресме соң бу?»  Алай да дөрес икән. Кемдер башта үзе өчен бара, аннары әнисе, әтисе өчен...«Хаҗга бары тик үз акчаңа барсаң гына дөрес була», – дип сөйләүчеләр дә ялгыша икән. Хаҗ кылучыларга матди ярдәм күрсәтүчеләр кылган игелекләреннән үзләре барган сымак буладыр ул!

Сәфәр кылучыларның куркынычсызлыгы белән кызыксынучылар да булды. Бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелә икән. Аннары төркем җитәкчеләренә зур җаваплылык йөкләнүе, хаҗ кылучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр булуы һәм аларга һәрдаим ярдәм кирәклеге хакында әйтелде. Быел квотаның узган еллардагы белән чагыштырганда азрак булуын изге урыннарда барган төзекләндерү эшләре белән аңлаттылар.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар