Логотип
Яңалыклар

Германия татарлары көзен кайда очрашачак?

Германия татарлары быел ул 10 октябрьдә Франкфурт-на Майнедан 20 километр ераклыкта Ланген шәһәрендә уза, дип белдерә Төньяк Гессенның мәдәни тормышы турындагы рус телендәге parus-online.com. сайты.

Бирегә Германия, Россия, Бельгия, Франция, Бөекбритания һәм башка илләр татарлары да дуслары белән очрашу өчен киләчәк.
Һәр елдагыча музыка яңгыраячак, биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак.
Германиядә татарлар очрашуы, Берлинда Сабан туе үткәрү кебек, традициягә әйләнде, дип билгеләп үтә parus-online.com.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/28/111761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар