Логотип
Яңалыклар

Г. Камал театры «Хафалы биюләр»гә дәшә

25 октябрь көнне сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Салават Юзеев пьесасы буенча куелган «Хафалы биюләр» спектакленең премьерасы була. Тамашачылар хозурына тапшырылачак яңа спектакльнең режиссеры – Рамил Гәрәев.
Спектакльдә нибарысы 4 кеше катнаша. Атабай ролендә Наил Дунаев, Руфин ролендә Илдус Габдрахманов, Раян ролендә Алмаз Гәрәев, Кызны Айгөл Миңнуллина уйный.
Театрның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, Салават Юзеевның әлеге пьесасы метафора, цитата, аллюзияләргә бай. «Пьесаның төп фикере кешенең гомер буе сайлау шартында яшәве: я үзеңне югалтасың, яки ирекле буласың...» – ди Нияз Игъламов.

Куелган сорауларның катлаулылыгы, төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлыгы белән әлеге пьеса режиссерны җәлеп иткән. Спектакльне театр сәхнәсендә 25, 26, 27 октябрь көннәрендә күрергә мөмкин булачак, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

дәвамы: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/14/114568/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар