Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны праймеризда катнашырга чакыра

Казанда ММЧ җитәкчеләре белән ТР Матбугат көненә багышланган очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүчеләрне 22 майда “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар сайлау буенча беренчел тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.
РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары бөтен Россия территориясендә агымдагы елның 18 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, узачак, дип искәртте ул. “Быелга сайлаулар бик җитди, чөнки Дәүләт Думасын җаваплы затлардан, шул исәптә республика мәнфәгатьләрен яклаучы һәм алга этәрүче Татарстан вәкилләреннән, состав булдырырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР парламенты башлыгы.
Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлау кампаниясенә шулай ук җаваплы карарга кирәк. “Төп бурыч – ачык һәм “үтә күренмәле”лек, сайлаучыларны кубрәк җәлеп итү”, - дип саный бу.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Думасына “Бердәм Россия”дән беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның дебатлары тәмамланды, дип искәртте. “БР” – халык белән мондый ачык диалог оештыручы бердәнбер партия. Беренчел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар исемлеге формалаштырылачак, ә ул 18 сентябрьдә, сайлауларда катнашуын партия съездында раслау өчен, Мәскәүгә җибәреләчәк. "Бу исемлекне халык формалаштыра. 22 майда һәркем сайлау участогына килә һәм теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала”, - диде ул.
“Әгәр узган елгы праймеризлар партия эчендә үткәрелсә, хәзер “бердәм россиялеләр”нең рейтингына партия әгъзалары тарафыннан гына түгел, ә партиядә булмаучылар да бәя бирәчәк”, - диде ул.
Ф.Мөхәммәтшин дебатлар кызыклы, талантлы һәм җаваплы кешеләрне ачты, диде. “Дебатларда катнашкан Мәскәү вәкилләре беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның агымдагы проблемаларны аңлап сөйләүләренә шаккатты. Алар кичкен мәсьәләләр турында әйтеп кенә калмыйлар, ә хәл итүнең яңа юлларын да тәкъдим итәләр”, - дип белдерде ул.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.