Фәрит Мөхәммәтшин бала хокуклары буенча вәкилгә: Начар эшлисез!

2015 елда Татарстанда балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны 40 процентка арткан. Көчләүләр белән бәйле җинаятьләрнең исә, гомумән дә, 70 процентка күбәйгәнлеге билгеле. Бу – соңгы биш ел эчендәге иң начар күрсәткеч.
Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте. Аның 2015 елдагы эшчәнлеген республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйть утына тотты.

Үз-үзенә кул салган балалар кимегән
Бу аңлашыла да: Гүзәл Удачинаның чыгышы җан өшеткеч саннарга нигезләнгән иде. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда Бала хокуклары буенча вәкил исеменә барлыгы 1664 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу – 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 35,2 процентка күбрәк. Әлеге шикаятьләрнең 57 проценты язмача килеп ирешсә, 43 проценты телдән әйтелгән.

2015 елда балалар белән бәйле бердәнбер сөенечле күрсәткеч - үлгән балалар саны 2014 ел белән чагыштырганда шактый кимегән. Узган ел 513 шундый очрак теркәлсә, 2014 елда бу күрсәткеч 78 балага күбрәк булган.

- Балаларның 429ы авыру нәтиҗәсендә үлде. Ә менә үз-үзенә кул салучылар саны шактый кимеде, - дип ассызыклады Гүзәл Удачина.

Билгеле булганча, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларны җинаятьчеләрдән, начар мөнәсәбәттән саклауга аеруча зур игътибар бирә. Кызганыч, әлеге күрсәткечләр буенча ел нәтиҗәләре бер дә сөендерерлек түгел.

Җинаятьләр нигә арткан?
2015 елда балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр саны 40 процентка (!) арткан һәм 1968 очрак тәшкил иткән. Көчләүләр белән бәйле фаҗигаләрнең исә, гомумән дә, 70 процентка (!) артканлыгы билгеле. 2015 елда әлеге төрдәге 1100 җинаять очрагы теркәлгән. Бу – соңгы 5 ел эчендәге иң югары күрсәткеч.

- Көчләү белән бәйле җинаятьләрнең яртысы гаилә әгъзалары тарафыннан кылынган җинаятьләр, - дип белдерде Гүзәл Удачина.

Тагын бер проблема – республикада бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кимү. “Бу – 1992-1999нчы еллардагы тискәре демография нәтиҗәсе”, - дип аңлатты вәкил. Өстәвенә, 2015 елда аборт ясатучылар саны да арткан икән. Узган ел бу күрсәткеч туган балалар санының 35 процентын тәшкил иткән.

Фәрит Мөхәммәтшин бала хокуклары вәкиленең 2015 елгы эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында белдерде. “Бик начар эшлисез. Мондый күрсәткечләр шаккаттыра”, - диде парламент башлыгы.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14794
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11689
    2
    121
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4748
    7
    86
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5356
    4
    77
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    5992
    0
    56
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...