Франция татары Владимир Высоцкий турында фильм тәкъдим итә

Франция татары Лия Пронэр Казанда "Париж. По следам Высоцкого…" дигән документаль фильм тәкъдим итә. Ул Франциядә "Россия - Франция мәдәни күпере" ассоциациясе ярдәмендә төшерелгән.
Лия Пронэр Татарстанга кичә кич килде. Бүген ул "Татар-информ" агентлыгында кунак булды. Агентлыкка биргән интервьюсында сөйләгәнчә, аның әнисе - татар, ул Башкорстанның Тукай авылында туган. Әтисе - рус, Мәскәүдә туган. Лия Пронэрның әти-нисе чирәм җирләрне үзләштерергә килгәч, Казакъстанда очрашкан, аларның ике кызлары туган. Соңрак Лия ике баласы белән Санкт-Петербургка күчә, аннары француз кешесенә кияүгә чыгып, Франциягә китә.
"Әнием безгә татар ашлары: чәкчәк, токмачлы аш һәм башкаларны еш пешерде. Әтиебез иртә үлде, әни безне ялгызы тәрбияләде", - дип искә ала Лия Пронэр.
Франциядә яши башлагач, Лия әлеге илнең Татарлар ассоциациясе вәкилләре белән танышкан, Парижда татар телен өйрәнә башлаган. Ул, милләтең буенча кем дип сорасалар, татар дип җавап бирә икән.
Казанга Лия Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов белән танышканнан соң килгән. Высоцкийның Франциядә яшәгән дәверендәге тормышын һәм иҗатын өйрәнүче буларак, Лия Пронэр 25 июль көнне Социалистик көнкүреш музеенда "Париж. По следам Высоцкого..." дигән документаль фильм тәкъдим итәчәк. Картинаның режиссеры Лия үзе, ә операторы - Николай Головихин.
Шул ук көнне музейда Николай Головихин төшергән "Высоцкий глазами одесситов" фильмы трейлеры ди күрсәтелә. Лия Пронэр җыелучыларга «4 сеzона» һәм «Монтгомери» төркемнәре җырлары астында Высоцкийның француз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен дә укыячак.
Казан тамашачылары өчен әзерләнгән сюрпризлар моның белән генә тәмамланмый. Лия Пронэр Казанга Высоцкийның Франциядә яшәүче татар рәссамы Ренат Анимаев натурадан ясаган портретын да алып килгән. Бүген ул аны "Татар-информ" агентлыгында күрсәтте, алга таба Высоцкий үләргә бер ай кала ясалган портрет Социаль көнкүреш музенда сакланачак.
Рөстәм Вәлиәхмәтов "Татар-информ" белән Высоцкий турында «От Казани до Парижа» дигән документаль фильм төшерү ниятләре белән дә уртаклашты. "Эш шунда ки, Высоцкий 1977 елның өзендә бар атналык концертлар белән Казанда була. Шуннан соң Франциягә китә, 1977 елның ноябрендә спектакльдә чыгыш ясый", - дип белдерде Казан музее директоры. Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен иганәчеләр табарга кирәк.
Лия Пронэр белән тулырак интервьюны тиздән сайттан укырга мөмкин була.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/23/111550/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.