Логотип
Яңалыклар

Фотосурәтләр тарихында кемнәр җиңде?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе вакытында Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер битләрендә Җиңү көне» фотосурәтләр бәйгесенең җиңүчеләрен котладылар. Әлеге бәйге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән «Миллиард.Татар» порталының уртак проекты.

Оештыручылар әйтүенчә, республикакүләм дип игълан ителсә дә, бәйгедә чит төбәкләрдән, хәтта чит илдән дә катнашучы булган. Мәсәлән, тарихчы Әлфия Хисаметдинова үзенең туганы Рушан Хисаметдиновның сугыш елларында төшкән  фотосурәтен һәм аның турындагы язманы Казакъстаннан җибәргән. Иң кызыгы: Рушан Хисаметдинов концлагерьда утырганда шагыйрь Муса Җәлил белән таныша, аның яшерен оешмасында әгъза булып тора, листовкалар таратыша. Бәхетенә, яшерен оешма фаш ителгәч тә, аңа исән калырга насыйп була – авыр юллар узып, бик күп сынаулар кичеп, туган илгә кайтып җитә. 

«Татар-информ»ның баш мөхәррир урынбасары Арслан Минвәлиев әйтүенчә, бәйгедә 50 дән артык кеше катнашкан, алар 200 гә якын фотосурәт җибәргәннәр.

Жюри әгъзаларының берсе –  татар тарихы белгече, галим, педагог, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев. 
– Үткәннәр турында сөйләгәндә без «хәтер» сүзен бик еш кулланабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарының үз истәлекләре безнең өчен бик әһәмиятле. Ләкин алар инде арабызда бик аз калдылар. Ә бу фотосурәтләр – шул чорның мөһим документларына тиң. Алар безгә ул еллар турында өстәмә мәгълүмат бирә. Ул чакта яшәгән, шушы фотоларда сурәтләнеп калган кешеләрнең күзләреннән без аларның теләкләрен, уйларын, өметләрен күрәбез. Шуңа дә конкурсны бик кирәкле дип саныйм. Мин жюрида бик теләп эшләдем. Фотосурәтләрнең һәрберсе миңа нык тәэсир итте, аларның һәрберсенә бүләк бирер идем. Гаҗәп бит – һәр фотосурәтнең үз тарихы бар, – диде ул.

 Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков бәйге турында ассызыклап:
– Бәйгене беренче тапкыр гына уздырсак та, аның географиясе шактый зур булды. Катнашучыларның яшен дә чикләмәдек: 7 яшьтән алып 67 яшькәчә булган кешеләр катнашты. Алар арасында балалар, мәктәп укучылар булуы бигрәк тә күңелле. Бәйгенең бер максаты – тәрбияви момент иде бит, димәк, без аңа ирештек. Киләчәктә катнашучылар арасында студент яшьләр саны да артсын иде, – диде. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, 3 нче урын Лилия Әскәровага бирелде. 
Ул бәйгедә бабасының сакланып калган бердәнбер фотосы белән катнашкан. Аның бабасы Гариф Әхмәтҗанов фронтка 1941 елда китә һәм 1945 елның ахырында гына әйләнеп кайта. «Бабай белән төп йортта бергә яшәдек», – дип сөйләде оныгы.

2 нче урын Уфадан Камилә Фәттаховага бирелде. Ул бәйгегә бабасы Әскәр Мәхмүтовның берничә фотосурәтен җибәргән. Әмма үзе бүләкне алырга килә алмаган. 

1 нче урын ике бертуган Фирдәүс Шәрәфетдинова һәм Резедә Хисамоваларга бирелде. Алар бәйгегә әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Кави ага Бикчәнтәевнең фотосурәтләрен җибәргәннәр. «Исән булса, бу көннәрдә әтиебезгә 100 яшь тулыр иде», – диде алар. Кави аганың язуы искиткеч матур булган, шуңа күрә аны штабка писарь итеп алганнар. Сугыштан әйләнеп кайткач, ул Буа районының Кырык-Садак авылында мәктәптә укыткан, җәмәгате белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының өчесе шулай ук укытучы булып киткәннәр. 

Мәскәүне, Белоруссияне һәм Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнашкан әтиләренә багышлап кызлары шигырь дә язган. 
Бәйгенең җиңүчеләре диплом һәм акчалата бүләк алды. 

Фото: https://milliard.tatar/news/konkurs-den-pobedy-zyuri-nazvalo-lucsie-foto-i-istorii-veteranov-7440

.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар