FINA паркы кунакларны көтә (НӘРСӘ, КАЙДА, КАЙЧАН)

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кунакларны һәм шәһәрлеләрне спорт ярышларыннан тыш, бай мәдәни программа да көтә. Иң кызыклы чараларны «Казан-Арена» парковкасында урнашкан FINA паркы тәкъдим итә.

– Әлеге парк 24 июльдә ачылып, 16 августка кадәр көн саен 12.00дән 22.00 кадәр эшләячәк, – диде «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров. Биш гектар мәйданда урнашкан паркта безнең партнерларның күргәзмә павильоннары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, биредә төрле милләтләрнең мәдәнияте, Татарстан һөнәрчеләре эшләре белән дә танышып, сувенирлар сатып алып булачак.

Мәдәни программаның төп үзенчәлеге булып «Искушение» театрының чыгышлары тора. Аның артистлары су, яңгыр астында спектакльләр куя. Моннан тыш, «Казан-Арена» медиафасадында спорт ярышларын да күзәтеп булачак. Паркта тематик фестивальләр дә планлаштырыла. Яшь буын өчен «Рок волна», «Энергия рока», «КВН фестивале» үтәчәк. Паркка Чистай урамы һәм Х.Ямашев проспекты ягыннан кереп булачак.


Көндәлек програма:

12.00-14.00 – «Татарстанга рәхим итегез!» концерт программасы;
12.30-13.00 – спорт зарядкасы;
14.00-16.00 – интерактив программа, алып баручылардан конкурслар, ярышлардан туры трансляцияләр;
17.00-18.00 – Татарстанның иң яхшы иҗади коллективлары чыгышы;
18.00-19.00 – интерактив программа, алып баручылардан конкурслар, ярышлардан туры трансляцияләр;
19.00-21.00 – музыкаль тематик фестиваль;
21.00-22.00 – «Искушение» Санкт-Петербург бию театры чыгышы

24 июль
18.00-19.00 – «Сахар» төркеме чыгышы;
19.00-22.00 – XVI Су спорты төрләре дөнья чемпионатының ачылу тантанасыннан туры трансляция;

25 июль
19.00-21.00 – «Red Ribbon» халыкара җырчылар командасы шоу-программасы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

26 июль
18.00-20.00 – «Сабантуй бизәкләре» татар фольклоры фестивале;
20.00-21.00 – «Хитобои» төркеме;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

27 июль
18.00-18.30 – Илназ Сафиуллинның концерт программасы;
18.30-19.00 – Time-Laps буенча Казан чемпионаты. Татарстан һәм Россиянең иң яхшы видеографлары чыгышы.
19.00-21.00 – Татарстан республикасынынң халык уен кораллары дәүләт оркестры;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

28 июль
19.00-20.00 – Россиянең иң яхшы битбоксеры Дмитрий Бурмистров концерты;
20.00-21.00 – «Волга-Волга» ВИА төркеме чыгышы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

29 июль
18.00-21.00 – «Балачак планетасы» фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

30 июль
18.00-19.00 – Никита Савельев концерты;
19.00-21.00 – «JAZZ в усадьбе Сандецкого» импровизацияле музыка халыкара фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

31 июль
18.00-21.00 – «Студзвезда» фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

1 август
18.00-19.00 – «Хитобои» төркеме рок төркеме;
19.00-21.00 – Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

2 август
18.00-21.00 – «Иман моңы» дини музыка халыкара фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

3 август
16.00-21.00 – «Рок Волна 2015» рок фестивале, Татарстанның иң яхшы рок төркемнәре чыгышы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

4 август
18.00-19.00 – "U13" иҗади коллектив чыгышы;
19.00-21.00 – "Созвездие – Йолдызлык" матурлык һәм талант фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

5 август
18.00-19.00 – Илназ Сафиуллин концерты;
19.00-21.00 – Татарстан республиканың җыр һәм бию дәүләт ансамбле;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

6 август
18.00-19.00 –DJ Gmorozov һәм кыллы оркестр;
19.00-21.00 – «Мисс Чемпионат» матурлык һәм талант конкурсы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

7 август
18.00-20.00 – Татарстанның КВН команндалары фестивале;
20.00-21.00 –«Чемпионат ритмында» бию фестивале юнәлешләренең финалы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

8 август
19.00-21.00 – «Сәләт» оешмасы фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

9 август
17.00-18.00 – «Венгриягә рәхим итегез!» концерт программасы;
18.00-20.30 – Татарстан республикасының филармония джаз-оркестры;
20.30-22.00 – XVI Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасыннан туры трансляция;

10 август
19.00-22.00 – XVI Су спорты төрләренең «Мастерс категориясе» буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасыннан туры трансляция;

11 август
18.00-20.00 – «Каравон салават күпере» рус фольклоры фестивале;
20.00-21.00 – «Хитобои» төркеме чыгышы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

12 август
18.00-21.00 – "Kremlin LIVE" заманча мәдәниятнең халыкара фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

13 август
18.00-20.00 – Лундстрем оркестры катнашында В.Деринг истәлегенә концерт. Татарстан республикасының филармоник джаз-оркестры;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

14 август
17.00-21.00 – «Энергия рока-2015» рок фестивале. Россия һәм Татарстанның иң яхшы рок-төркемәре чыгышы;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

15 август
18.30-21.00 – «Смена» заманча музыка фестивале;
21.00-22.00 – «Су астында бию» шоу-программасы;

16 август
19.00-22.00 – XVI Су спорты төрләренең «Мастерс категориясе» буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасыннан туры трансляция.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46620-fina-parkyi-kunaklarnyi-k%D3%A9t%D3%99-n%D3%99rs%D3%99-kayda-kaychan.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 8348
    4
    110
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    9788
    2
    62
  • Дәва Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...
    5415
    4
    54
  • 4699
    0
    40
  • Дус кызым ирем белән очраша бугай Кайдан башларга икән? Минем әле бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк. Әни аны дөрес аңламаячак.
    7967
    20
    33
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 11:58
    Без имени
    Бик матур язгансыз Венера !Э чынлыкта бу булган хэл !Фэридэ ул чыннан да бик лаеклы ,хормэтле ,бик чибэр дэ унган да хатын -кыз !Исеме генэ узгэртелгэн .
    Күз яшьләрең булып мин тамам...
  • 6 август 2020 - 15:36
    Без имени
    Сабак алмаган бу хатын
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 19:21
    Без имени
    Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...