FINA: Казанда 2022 елда кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты үтәчәк

2022 елгы кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Татарстан башкаласын ярышлар уздыру өчен сайлаган.

Шәһәрне тәкъдим итү бүген, 17 июльдә, Будапештта үткән. Бу көннәрдә анда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. 2022 һәм 2024 елларда турнирны үткәрелгән шәһәрләр дәгъвасы каралган. Казанның көндәшләре булып Тайбэй һәм Гонконг торган.

"Бу FINA өчен бик дулкынландыргыч мизгел, – диде Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, турнир хуҗасы булачак шәһәрне атар алдыннан. – Ярышларны үткәрү өчен дәгъва кылган барлык шәһәрләр бик зур эш үткәрде һәм искиткеч презентация тәкъдим итте. Аларның барысын да рәхмәт әйтәсе килә. Әмма без – спорт оешмасы. Димәк, җиңүче булырга тиеш, безнең очракта – алар икәү. 2022 ел буенча Казан җиңүче булды”.

Аннары Татарстан спорт министры Владимир Леонов чемпионатны уздыру турындагы килешүгә кул кую өчен сәхнәгә чыкты. Ул мондый турнирны кабул итәргә мөмкинлек биргәнгә рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта Татарстан республикасының Спорт министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, Казан Россиянең спорт башкаласы дип санала, ә аның шәхси фикере буенча, ул, гомумән, җирнең иң яхшы шәһәр булып тора.

25 метрлы дистанциядә йөзү буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрү бертавыштан хупланган.

2024 елда халыкара турнирны үткәрү хокукын Будапешт алган.

источник: http://www.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    5970
    0
    81
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    8287
    0
    63
  • 3049
    0
    40
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3202
    3
    34
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи