Логотип
Яңалыклар

“Евровидение”дә Украина җырчысы Кырым татарлары хакында җыр башкарчак

“Евровидение” музыкаль бәйгесендә Украина данын чыгышы белән Кырым татары булган Сусана Җамалатдинова яклаячак, сәхнәдә ул Җамала исеме белән чыгыш ясый.

“Евровидение”дә җырчы “1944” дип исемләнгән җыр башкарырга ниятли, композиция Кырым татарларын депортацияләүгә багышлана. Моңа кадәр Җамала конкурсның милли сайлап алу турында җиңеп чыккан.

Берьеллык тәнәфестән соң, Украина кабат әлеге конкурста иҗади көч сынашачак. Узган ел алар бәйгедә, финанс кыенлыклары аркасында, катнашмаган.

Украинаның Милли һәйкәлләр институты җитәкчесе Владимир Вятрович алдан хәбәр иткәнчә, “Евровидение”дә Җамала җиңгән очракта, бәйгенең киләсе финалы Севастопольда уздырылачак. Әлеге кала хакимияте исә, бәйгедә Россия катнашучысы җиңсә генә, мондый хәлнең булуын ассызыклады.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар