Эстрадада яңа проект – "Кызлар рулят"!

Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева үзенчәлекле, кызыклы программалар оештырып кына тора. Әйтик, узган ел артистлар "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итсә, быел "Кызлар рулят", икенче төрле әйткәндә "Кызлар кызык итәләр" исемле программа әзерләгән.
– Айгөл, программаның исеме үзенә җәлеп итеп тора. Кемнең идеясе белән барлыкка килде?
- Бу – уртак идеяләрдән барлыкка килгән программа. Тормышта хатын-кыз белән булган төрле вакыйгаларны скетч ярдәмендә чагылдырырга булдык. Сценарийны Замирә Рәҗәпова язып бирде. Катнашучыларның барысы да – хатын-кыз, хәтта музыкантларыбыз да. Бер генә егетебез бар – юмор остасы Фәрит Галиев. "Кызлар рулят" эчтәлеге белән бераз "Соmedy Womаn" тапшыруына охшаган. Анда да бер генә егет бар. Без хатын-кызны әни, хатын, эшмәкәр – төрле яктан ачабыз.
– Яңа программаны кайбер шәһәр-районнарда тәкъдим иттегез инде. Халык ничек кабул итте? Тәнкыйть итүчеләр бармы?
– Программага бик тырышып әзерләндек. Махсус декорацияләр дә ясаттык. Бу тамашачыны шаккатыру максаты да түгел, тамашаны кызыклы итеп оештырырга теләдек. Иң мөһиме – эшебезне яратып башкарабыз, безгә моны эшләү рәхәт. Концерт җырлар белән бергә үрелеп бара. Тамашачыга бик ошады. Халык шулкадәр кызыксынып карый ки, тамашаны бүлдермәс өчен тәнәфессез үткәрәбез. 2 сәгать 15 минут вакыт бер сулышта үтеп китә. Әлегә тәнкыйть сүзләре ишетелмәде. Бәлки килеп әйтергә кыенсыналардыр. Ләкин без тәнкыйтьтән курыкмыйбыз. Киресенчә, хаталарыбыз булса, шомартып җибәрер идек. Шуңа күрә үзебезгә килеп әйтсәләр, без шат кына!
– Айгөл, Лилиянең төпчек улы Ильяска әле 6 ай гына. Гастрольләргә улын үзе белән йөртәме?
– Әлбәттә, үзе белән алып бара. Бала карашырга безнең белән Лилиянең туганы да йөри. Ләкин безнең гастрольләр тыгыз графиклы түгел. Махсус шулай уйлаштык.
– Машина тулы хатын-кыз белән ерак юлга чыгып китү куркытмыймы?
- Ничә ел буе гастрольләрдә йөреп ияләнелгән инде, ул турыда уйлаган да юк. Без бит көчле ханымнар, авырлыкларга бирешмибез, бернидән курыкмыйбыз! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.