Логотип
Яңалыклар

Эссе дип, суга чуммагыз...

Өч көннән җәй башлана һәм коену сезоны ачыла. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге көндә муниципаль берәмлекләрдә пляжларны ачылышка әзерлиләр.

Быел Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә 54 пляж, шул исәптән, 4 яңа пляж исәпкә куелган. Алар Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Буа районында ачылачак. Казанда исә «Зөбәрҗәт» күле, «Тирән күл», «Түбән елга аръягы», «Зур аккош күле», Җиңү паркындагы күлдә, «Локомотив», «Комсомольский» пляжларында коенырга рөхсәт бар. Рәсми ачылган пляжлардагы елга төпләрен водолазлар тикшерә һәм алар чүп-чардан чистартыла. Шулай ук коенырга рөхсәт ителгән урыннарда коткару хезмәтләре эшләячәк. Рөхсәтсез урында су коенучыларга 11,5 мең сум штраф салыначак.

«Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 кешенең гомере өзелде. 17 кешене коткардык. Язын бозга саксыз керү аркасында 7 кеше һәлак булды. Кече суднолы көймәдә ике ир-ат батып үлде. Соңгы биш елда, көймәләрне саксыз куллану аркасында, 25 кешенең гомере өзелде. Фаҗигаләрнең күбесе җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга. Исерек килеш суга керүчеләр дә күп. Шунысы куанычлы: суда батучылар саны елдан-ел кими», – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Соңгы көннәрдә һава температурасы күтәрелсә дә, су әле җылынмаган. Хәзергә аның температурасы 15-16 градусны тәшкил итә икән. Суның 18–20 градуска кадәр җылынса, коена башларга ярый, ди Регина Гаязова. Салкын суда коену сәламәтлек өчен куркыныч, тәнне көзән җыера башларга, йөрәккә авырлык килергә һәм бик аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Балаларга су 25-26 градуска кадәр җылынгач коенырга рөхсәт ителә. Гомумән, белгечләр әти-әниләрнең җәйге чорда бик игътибарлы булуын сорый. Балаларны ялгызын гына су коенырга җибәрергә ярамый. «Узган ел сулыкларда 5 баланың гомере өзелде. Быел 2 очрак теркәлде, 3 бала коткарылды. Әти-әниләр ял иткәндә балаларын гел күз уңында тотсыннар иде», – дип, теләкләрен җиткерде Регина Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар