Логотип
Яңалыклар

Эш башлаучы фермерларга

Журналистлар белән очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү программалары хакында сөйләде. 

Бу программа 2012 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Шул вакыттан бирле яшь фермерларга дәүләт ярдәме ике тапкыр артты. Һәм министр урынбасары әйткәнчә, 250 миллион сумга җитте. 

Әйе, субсидия күләме үзгәрде, – диде спикер. – Кемнәрнең эшен башлап җибәрү өчен документлары туры килә, шуларга 250 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирелә. Грант алу өчен бәйгенең беренче туры төгәлләнде. Хәзер икенче тур башланды. Ул 9 сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Әле генә без, финанс мөмкинлекләрне тагын бер кат барлап, грантка 100 миллион сум акча өстәдек. Инде хәзер аның күләме 850 миллион сумга җитте (ул өч программага бүленә). Шулай итеп, гаилә фермалары, кооперативлар һәм эшен башлап җибәрүчеләргә шактый зур мөмкинлекләр ачыла. Эшне башлап җибәрүче яшь фермерларга грант суммасының күләме 1,5 миллион сумга кадәр; мөгезле эре терлек белән шөгыльләнүчеләргә – 10 миллион сумга чаклы; кош, сарык үстерүчеләргә – 7 миллион сумга кадәр... Кооперативларга исә 35 миллион сумга кадәр бүлеп бирелергә мөмкин. Беренче этапта грант алу өчен 122 фермер катнашты. Шуларның 83 е отты һәм аларга 186 миллион сум акча бүлеп бирелде. 

                  Бәйгедә катнашучы 50 фермерның 36 сы, 13 кооперативның 8 е отты. Үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә нинди таләпләр куела соң? Беренчедән, ул фермер буларак, Дәүләт салым инспекциясендә теркәлергә тиеш. Анда бөтен кирәкле мәгълүматлар күрсәтелә. (Теркәлгәннән соң 24 айдан да артык вакыт үтмәскә тиеш.) Аннан килеп, фермер буласы кешенең махсус белеме булырга, ул моңарчы өендә терлек асраган һәм, әлбәттә инде, аның бизнес планы булырга тиеш. Кыскасы, ул үз эшен башларга өлгереп җитәргә тиеш! Алар өчен ел саен ике мәртәбә махсус укулар оештырыла икән. Яшь фермерларны иң борчыганы – җир проблемасы. Алар җирнең булмавыннан, йә булмаса эшкәртелмәгән булуыннан зарлана. Иң мөһиме: булачак фермерның эшне башлап җибәрү өчен азмы-күпме акчасы (әйтик, 10 миллион сумга төшә торган хуҗалыкның 6 миллионын дәүләт түли, 4 миллионын – хуҗа үзе) Министрлык, шулай ук, 5 процентка чаклы ташламалы кредит бирү өстендә дә эшли икән. 

                  Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтелә. Мисалга, мөгезле эре терлек сатып алучыларга – 15 мең сум; аны чит төбәктән кайтаручыларга – 30 мең күләмендә субсидия бирелә. Бу юнәлештә уңышлы эшләүчеләр дип Кукмара, Балык Бистәсе, Буа районнары аталды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар