Логотип
Яңалыклар

Элвин Грейның элеккеге концерт директоры – бүген “авыл советы” башлыгы

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Мөхьянов Радик Юлъякшинны ничек елаткан?

Яшь кызларның гына түгел, әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә яраткан җырчысы Радик Юльякшин командасында унлап кеше хезмәт куя. Продюсер, концерт директорыннан тыш, техник төркем, фотограф, видеооператоры да үзе белән йөри.


Узган ел бер әңгәмәсендә Радик: “Быел концерт директоры төркемнән китте, шуңа күрә әзрәк тоткарлыклар да булып алды. Ул минем эш буенча гына киңәшчем түгел, ә чын дустым да”, – дип сөйләгән иде. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге егетне эзләп тапты. Ул бүген кайда эшли дисезме? Башкортстанның Ишембай районы Макар авылын җитәкли. Элеккечә әйтсәк, “сельсовет председателе”.


Илнур Мөхьяновка 27 яшь. Ул районда гына түгел, республикада да иң яшь җитәкче. Белеме буенча мәгълүмати технологияләр инженеры ничек шоу-бизнеска кереп китә, аннан соң авыл башлыгы итеп сайлана соң?


– Карьерамны мин Башкорт дәүләт университетының куркынычсызлык хезмәтеннән башладым, – ди Илнур. – Студент еллары иде бу. Дүртенче курста укыганда филармониягә эшкә урнаштым. Анда ут куючы, яктыртучы вазыйфасын башкардым. Менә шул вакытта  шоу-бизнес белән кызыксына башладым. Башкорт җырчыларының гына түгел, Россия "йолдыз"ларының да концертларын оештыра башладык. Радик белән танышуыбызга да шул эшем сәбәпче. Ул вакытта ул әле "йолдыз" булып кабынмаган, хәтта аның турында белүчеләр дә бик сирәк иде. Охшаш якларыбыз булган, күрәсең, аралашып, дуслашып киттек. Шуннан соң мине армиягә алдылар. Бәхетемә, Мәскәү өлкәсенә эләктем. Армиядә булган бер елым Радик белән мине тагын да ныграк бәйләде, буш вакытларымда мин аларга чыгып йөри идем.

 


Солдат шулпасын эчеп кайткач, миграция хезмәтенә урнаша Илнур. Бер ел тирәсе эшләгәч, Радик Илнурга: “Концертлар белән йөри башлыйм, брат, синнән башка һич булмый, концерт директорым бул әле”, - дип тәкъдим ясый.


– Радик белән эшләгән бер ел - тормышымдагы иң күңелле вакытлардыр. Элвин Грейның иҗаты миңа аеруча да якын, чөнки концерт сезонын бергә башладык бит. Һәр көнне 300әр чакрым юл үтә идек. Йокы да сирәк эләкте. Берьюлы Магнитогорскидан Казанга кайттык. Анда Радик филармониядә һәм бер төнге клубта чыгыш ясады. Шуннан туры Уфага юл тоттык. Анда кереп кенә чыктык та Оренбургка киттек. Юллар, юллар... Әмма бик күңелле чорлар иде бу, – дип уфтана Илнур.


Танылып килүче җырчы кул астында эшләгән егет ничек туган авылына башлык итеп билгеләнә соң?


– Узган елның сентябрь аенда үзебезнең округта мине депутат итеп сайладылар. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы кандидатурасына куйдылар. Моны көтмәгән идем. Ә рәис итеп сайлап кую минем өчен шок булды. Әмма нишләмәк кирәк, ышаныч белдергәннәр икән, аны акламыйча чара юк! 7 октябрьгә Радикның Казанда концерты билгеләнгән иде. Килдем. Концерт бик уңышлы үтте. Шуннан соң Радик белән озак итеп сөйләшеп утырдык. Елашып аерылыштык. Радик үзе дә: “Командадан кемдер киткән өчен беренче тапкыр күз яшьләре түгәм”, – диде. Шулай аерылыштык. Әмма дуслыгыбыз бетмәде, һаман аралашып торабыз.

 

 

Бүген Илнур Мөхьянов кул астында алты авыл, 1500 кеше. Яңа вазыйфага ияләшү җиңелләрдән булмый, билгеле.

 

– Радикта көн саен бәйрәм иде бит. Ә монда көн саен диярлек проблема. Әмма бу – зур мәктәп. Үзеңне кулда тотарга, кемгәдер үрнәк булырга өйрәнәсең. Эш көне дә төрлечә. Иртәнге 6да чыгып китеп, кичке 8-9да кайткан көннәр дә бик күп. Кайвакытта Радикта бергә эшләгән дуслар яза, андый көннәрдә аеруча хискә биреләм, кыен булып китә. Нишлисең, тормышым мондый үзгәреш алыр дип уйламаган идем. Бәлки киләчәктә Радик Юльякшин белән юлларыбыз тагын кисешер әле. Бер уйласаң, без аның белән вакытында аерылышканбыз. Чөнки бер-беребезгә нык бәйләнгән идек. Әгәр эш буенча сүзгә килсәк, мин дустымны да югалта идем, – ди Илнур.


Элвин Грейның популярлыгын экс-концерт директоры аның тырышлыгы һәм кешелеклелегендә күрә.


– Тамашачысына аның кадәр мәхәббәт белән караган бер генә сәнгать әһелен күргәнем юк минем, – ди ул. – Тырышлыгына да күзләр тимәсен. Ул кич концерт куеп, төннәр буе җыр язарга мөмкин.


Илнур авыл башлыгы вазыйфасының хезмәт хакын әйтмәде. Әмма: “Радикта эшләгәндә сизелерлек күбрәк иде”, – диде.

 




чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар