Элвин Грей белән җәнҗалдан соң Кукмара Мәдәният йорты директоры эшеннән азат ителә

Кукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров.
15-17 ноябрьдә районда Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы артисты Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле Радик Юлъякшин концертлары үткән. Җырчы вәкилләре Мәдәният йортына билгеле бер сумма түләячәк дип килешенгән. Әмма концерттан соң Мәдәният йорты директоры, концерт төркеме гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум алган. Бу акчаны Алмаз Мостафин аңа гафу үтенүләр китерелгәч кенә кайтарырга ышандырган.
Концерт төркеме җитәкчесе прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, прокурор тикшерү уздырган. Закон белән исәпләшмәү факты буенча учреждение директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш ачылган. Моннан тыш Мәдәният йорты җитәкчесеннән алган акчаларны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Шулай ук Мәдәният йорты директорын эшеннән алу турында да карар кабул ителгән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.