Логотип
Яңалыклар

​Эллина Сәетова себер татарлары киемнәрен дөньяга таныта

Мәскәүдә 300 дән артык кием дизайнеры «Этно-Эрато» дип аталган бәйгедә ярышты. Бу бәйге Евразия илләре арасында уза, ул милли киемнәр, халык традицияләрен саклап, аны югары мода дәрәҗәсенә күтәрә алган модельерлар өчен махсус ясала. Төмән шәһәреннән килгән татар кызы Эллина Сәетова шушы конкурста өченче дәрәҗә дипломга лаек дип табылды.

«Себер карлыгачлары» дип аталган биш костюмнан торган коллекцияне жюри югары бәяләде. Бу костюмнарны Эллина себер татарлары милли костюмы традицияләренә таянып иҗат иткән. Шушы як татарларына гына хас булган каю өслүбе, милли костюм композициясенә керә торган бизәлеш әйберләре бу коллекциядә яңа янгыраш тапканнар.

сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/41181-ellina-s%D3%99etova-seber-tatarlaryi-kiemn%D3%99ren-d%D3%A9nyaga-tanyita-foto.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар