Логотип
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесе башланды

Әниләр, бизнес-леди, талантлы мәдәният хезмәткәрләре, лидерлар, гомумән, үз гаиләләрендә һәм  хезмәт коллективында үрнәк булган хатын-кызларны «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесендә көтәләр. 

Оештыру комитеты  ноябрь башында  быелгы бәйгенең башлануы турында игълан итте. Оештыручысы «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Бәйге ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уза.  

Бәйгедә  җиңүчеләр 10 номинация буенча билгеләнә. Шул исәптән, «Ир-ат – лидер» һәм «Изге йөрәкле  ир-ат» номинацияләре ирләр өчен махсус булдырылган.  
Конкурс өч этапта уза: 2021 елның 30 ноябренә кадәр – муниципаль, 2022 елның 14 февраленә кадәр зональ турлар узачак.  

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенә йомгак Казанда – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8 Март алдыннан  ясалачак. 
  
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар