Экзит-пол ысулы буенча уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе билгеле булды
(Казан, 18 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте.
КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков аңлатканча, экзит-пол — ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең фикерен белешү. Татарстанда әлеге социологик тикшеренү сайлаулар уңаеннан үткәрелгән — белгечләр сайлау участогында барлыгы 79 мең кешенең фикерен белешкән.
Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы "Иҗтимагый фикер — Татарстан" фонды ярдәмендә республикада халыкның сәяси һәм милли мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү белән соңгы ике-өч елда даими шөгыльләнә.
Экзит-пол ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Большаков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.
Әлеге социологик тикшеренү күрсәткәнчә, 80,9 процент — Владимир Путинга , 10,1 процент — Павел Грудининга, 4,5 процент — Владимир Жириновскийга, 1,6 процент — Ксения Собчакка тавыш бирүен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 2,3 проценты үз фикерен әйтүдән баш тарткан.
"Экзит-пол нәтиҗәләре — Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр буенча санап чыгарган сайлаулар нәтиҗәләре түгел. Бу — халыкның фикерен белү. Төп нәтиҗә ясаганда бу саннар, процентлар исәпкә алынмый", - дип аңлатты Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.