“Ефәк юлы-2016”: Кытайга – Казан аша

Көнчыгыш Азияне Урта диңгез буе белән тоташтыра торган, Кытайдан ефәк алып чыгу өчен кулланылганга күрә Бөек Ефәк юлы дип аталган кәрван юлына безнең гасырга кадәр үк нигез салынган булса да, “Ефәк юлы” Халыкара ралли-рейд марафонының быелгысының исеме җисеменә туры килер, мөгаен. Сүз дә юк, узышчылар ефәк артыннан бармый, ә менә Кытай белән ике арадагы дуслык күпере ныгырга охшап тора.


Казаннан башлансын да...

“Ефәк юлы” Татарстанны читләп үтсен, имеш. Алай була алмый: 8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында старт биреләчәк “Ефәк юлы” узышларының быелгы маршруты Татарстан җирлеге аша уза: 9 июльдә юлсыз җиргә юл яручы 95 җиңел машина (внедорожник) һәм 25 йөк автомобиле Казанга килеп җитәчәк. 10 июльдә спортчылар Чаллыга китә, 11 июльдә узыш Казахстан биләмәләрендә үтә. 16 июльдә раллида катнашучылар Кытайга барып җитәчәк, ә 24 июльдә раллига Кытай җирлегендә – Пекинда нокта куелачак.



Узышларның Татарстан аша узуына сәерсенергә кирәкми. Тарихка күз салсак, 2009 елда беренче тапкыр уздырылган ралли-рейд нәкъ менә Казанда старт алган иде. Быелгы ярыш тагын да кызыклырак маршрут, киңәйтелгән география һәм күпсанлы катнашучылар белән үткәреләчәк. Россия, Казахстан һәм Кытай юллары буенча узышта 25 илдән йөздән артык транспорт катнашуы көтелә. Узыш маршруты 15 этаптан һәм 10735 чакрымнан торачак. Узыш маршрутының 4,5 мең чакрымы – махсус участоклар. Спортчыларга бары тик бер генә көн ял биреләчәк.

- Шәһәр халкы хафаланмасын: Казан шәһәре буйлап узышлар уздырылмый, – дип ачыклык кертә “Ефәк юлы” проекты медиа-директоры  Эрик Хәйруллин. – Автомобильләр колоннасы Казан үзәге буйлап тизлек режимын саклап кына хәрәкәт итәчәк. Кичен 2 чакрым арага беренче спорт махсус участогы буйлап узышларны күреп булачак.

...Казан өчен менә шунысы чын тамаша булачак та инде. Казансу яры буенда өеп ясалган махсус трассада – “Казан” гаилә үзәгеннән алып “Татнефть-Арена” арасында, узыш машиналарының тизлеге сәгатенә 200 чакрымга җитәргә мөмкин, диелә. Гомумән, С.Хәким урамы – Ф.Әмирхан проспекты – Вишневский урамы – К.Маркс урамы – Кремль урамы – Ленин дамбасы – “Татнефть-арена” маршруты буйлап узышчылар ике сәгатьләп вакыт сарыф итәчәк әле.

10 июльдә спортчылар Чаллыга – узыштагы иң көчле йөк машиналары “КАМАЗ”ларның туган җиренә юл тота.

Биш узышта – дүрт җиңү

Ралли узышчылары кәрваны Россиянең 15 шәһәре, Казахстан һәм Кытай җирлекләре аша уза. Быел, гомер булмаганны, Россиягә җиңүне Кытай спортчылары китерергә мөмкин. Хәер, барысын да тәртипкә салып сөйлик әле.

2009 елда башлангыч алган “Ефәк юлы” узышларының 2013 һәм 2014 елларда уздырылмавын беләбез. Менә шул 5 узышның дүртесендә йөк машиналары арасында “КАМАЗ-мастер” егетләре – Фирдәвес Кәбиров, Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажы җиңү яулаган. Арага бер тапкыр – 2011 елда “Татра” белән Чехия вәкиле Алеш Лопрайс кергән.



Быел да үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз. Стартка “КАМАЗ-мастер”ның 6 экипажы чыга. Алар – беренче тапкыр сыналучы капотлы “КамАЗ”да җилдерүче Эдуард Николаев, моңа кадәр күреп ияләнгән пилотлар Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Алтынчысы кем, дисезме?! Анысында – кытайлар!.. Әйе, әйе – “КАМАЗ-мастер” командасы тәүге тапкыр халыкара экипаж вәкилләре белән чыгыш ясый. Пилот Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синьга Россия механигы Андрей Мокеев ярдәм итәчәк. Әлеге экипаж Россия һәм Кытайның хезмәттәшлеге, дуслыгы буларак оешкан.

Кыскасы, узышта кытайлар җиңү яуласа да, үзебезнекеләр кебек сәламлиселәр алда әле.

“Татарстан шулай таныла”

“Ефәк юлы”нда “КАМАЗ-мастер” командасының катнашуы Татарстанны танытачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та ассызыклап үтә.

- Татарстан командасының “Ефәк юлы” раллиенда катнашуы республика өчен гаять мөһим, – ди Хәлил Шәйхетдинов. – Бу – Татарстан өчен туризм базарында этәргеч. “КамАЗ” машиналарының ныклыгын тагын бер кат тикшерү өчен дә яхшы. Мондый проектлар аша Татарстан таныла гына. Ә узышчылар өчен “Дакар” алдыннан бер өйрәнү булып тора.

“Дакар” димәктән, команданың анда катнашуы гына шик астына куелды бит әле. “КАМАЗ-мастер” җитәкчесе Владимир Чагин команданың җитди финанс мәшәкатьләре кичерүен җиткерде. Акча булмау сәбәпле Чаллы узышчылары “Дакар-2017” ралли-марафонына да әзерләнә алмый икән. “Хәзерге вакытта көч-хәл белән “Ефәк юл” ярышларына акча таптык, – дигән Чагин. – “Дакар”га әзерләнерлек акча юк”.

“КАМАЗ-мастер”ның әлеге проблемасы төп инвесторы, мәгълүм бер банк үз мәшәкатьләренә чумып, командага ярдәм итми башлагач килеп туды. Команда ярдәм сорап Россия җитәкчелегенә дә хат язган инде. Ә “Ефәк юлы”на килгәндә, Чаллы узышчылары анысына җитди әзерлек белән килә. “Мәскәү һәм Пекинны тоташтырган маршрут кызыклы булырга охшап тора, – дигән “Ефәк юлы” проекты директоры, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин. – Июльдә гаять кызу көннәр хакимлек иткәндә Кытайның комлы юлында чын мәгънәсендә, аеруча, кызу көрәш булырга охшаган”.

...Шулай булырга тиеш тә: “Ефәк юлы”ның фаразланган 200 миллион телевидение тамашачысы бүгеннән үк шундый узыш көтә.
 



Владимир Чагин, “Ефәк юлы” проекты җитәкчесе:

– Катнашучылар исемлеге тәкъдим ителде – күп санлы узышчыларны туплаган чараның шаһиты булабыз. Барлык спортчылар да Россия, Казахстан һәм Кытайда күп вакыт уздырачак, тамашачылар белән аралашачак һәм бу дуслык кәрваны ике кыйтга буйлап уза!”

Виталий Мутко, Россия спорт министры, “Ефәк юлы” Халыкара раллиеның Россия этабына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты башлыгы:


– Спорт кешеләрне берләштерергә тиеш. Ә “Ефәк юлы” Халыкара раллие бу уңайдан мөһим роль уйный. Кытай ягының проектка карата кызыксынуын күрдек. Моның мәдәни, сәяси һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуын, халыкны якынайтуын аңладык. Шуңа да бу чарага ярдәм ителә. Иң мөһиме: проект дөньякүләм танылган спортчыларда кызыксыну уятты.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан