Дин әһелләре форумы: муллаларны нәрсә борчый? (ВИДЕО)

Соңгы көннәрдә мәркәзебез Казан мөселман шәһәрен хәтерләтә. Башкалабызга дөньяның төрле илләреннән ислам дине тарафдарлары җыелды. Алар KAZANSUMMIT-2016 уңаеннан оештырылган күп төрле чараларда очрашып фикер алыша, Татарстан белән хезмәттәшлек, дуслык җепләрен ныгыта.

Бүген, мәсәлән, «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы бара. Казан үзәгенә урнашкан Г.Камал театры бинасына Россиянең генә түгел, ә чит илләрдә дә имам булып торучы дин кардәшләребез килде. Форумда җәмгысе Россиянең 68 төбәгеннән 916 делегат катнаша. Тарихи Казаныбызда җиденче мәртәбә оештырылган милли, дини чарада беренче тапкыр гына аяк басучылар бар. Болар: Еврей автономия округы, Тамбов, Амур өлкәләреннән һәм Дагыстан республикасыннан. Иң зур делегация – Башкортстаннан. Аннан 120 дин әһеле милли тормыш һәм дин мәсьәләләре турындагы фикерләре белән уртаклашырга килгән. Шунысы игътибарга лаек: делегатлар арасында 864 ир-ат булса, 52 се – хатын-кызлар. Муллалар җыенына хатын-кызларны чакырмыйча мөмкин түгел, мәчетләр каршында укытучы мөгаллимнәр арасында аларның эшчәнлеге аерым урын биләп тора.



Пленар утырышны алып барган Россия ислам институты ректоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк әфәнде Мөхәммәтшин белдергәнчә, форумның иң өлкән делегатларыннан 1929 елгы 3 дин әһеле бар. Алар: Оренбург өлкәсеннән Әсхәт хәзрәт Касыймов, Мөхәммәт хәзрәт Гаделгәрәев һәм Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районыннан Әбдрәшит хәзрәт Әбдрәзәков.

Ә иң яшь делегат – Чуашстаннан Алмаз хәзрәт Биккулов. Аңа 20 яшь кенә икән әле. Өлкән һәм яшь буынның бер залда җыелып фикер алышуы күркәм күренеш, димәк буыннар чылбыры өзлексез...

Коръән аятләре моңы астында ачылган форумда беренче булып Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин чыгыш ясады. Ул үзенең ялкынлы чыгышында яшьләр тәрбиясенә аерым тукталды. Милләтне саклау юлындагы мөһим юнәлешләрне күрсәтте. Мәчетләрдә очраган ямьсез күренешләрне туктатырга өндәде: “Татар халкын хәрәм җиңә башлады. Арабызда татарча сөйләшүче руслар күбәйде. Мәчетләребездә кулыңны тегеләй күтәр, я болай ит дип сугыша башладык... Мәчеткә урамда булганны алып керәбез. Ә бит мәчеттә булганны урамга чыгарырга кирәк. Хәрәм белән көрәшик! Без – муллалар – алдан барырга тиеш. Татар халкы үзенең мәгърифәте белән көчле. Революциягә кадәр мулла-имамнар мәчеткә килеп намаз укыган өчен акча алмаган бит. Намаз укыган өчен генә акча бирә башласалар, аны башкаларга да бирергә кирәк. Балалар укыткан өчен акча алганнар. Әгәр дә имам мәчеттә балалар укытмый икән, аңа нинди хезмәт хакы билгеләргә була?! Әгәр дә абыстай кызларны өйрәтми икән, аңарга ничек ярдәм итәргә була?! Мәхәллә андыйларны ничек күтәрсен ди? Һәрберебез татар телен дә саклаучылар бит. Күп җирдә мәктәпләребез юк, ә менә ата-бабаларыбыз төзегән мәчетләребез бар. Инде шул мәчетләрдә без хезмәт куярга тиеш. Соңгы елларда без ислам динен “культпросвет” эшчәнлегенә әверелдерә башладык. Имеш, конкурслар үткәрәбез... Кулыбызда шундый китап була торып, без ниндидер мәсьәләдә артта калырга тиешме?!”

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына Саратов өлкәсеннән Рушан хәзрәт Сәйфетдинов тә килгән. Ул – Саратов өлкәсе Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары, Энгельс шәһәре мәчете имам хатыйбы.
- Безнең Энгельс шәһәрендә 15 мең татар яши. Ә Саратовта 60 якын милләтәшебез барлыгы мәгълүм. Авылларыбызда, Аллага шөкер, мәчетләр бар, ләкин йөрүчеләр канәгатьләнерлек санда дип әйтә алмыйм. Шәһәр мәчетләре тула, менә авылларда инде җомга көнне ачылмый калганнары да бар. Дәгъват эше алып барабыз, чыбыркы белән куа алмыйбыз..., – дип борчуын белдерде ул. – Без, муллалар һәркайсыбыз – көтүче. Тик менә шәһәрләрдә мәхәллә чикләрен билгеләү мөмкин түгел. Бүген безгә – берсе, иртәгә икенчесе килә дигәндәй. Безнең Энгельс каласында, Аллага шөкер, мәхәлләбез бар. Җомга саен 400 ләп кардәшебез җыйнала. Аларның һәркайсы белән шәхсән үзем таныш. Муллага акча да, мәчет чыгымнары да мәхәлләдән түләнелә. Шәхсән үземнең ярдәмчеләрем – ике яшь имам да бар.

Мәгълүм булганча, форум кысаларында татар муллалары кичә «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге», «Татар яшьләре һәм Ислам дине» секцияләрендә киң колач җәеп эшләде. Биредә дә үзебезнең күренекле дин әһелләребезнең мирасын барлау актуальлеге турында сүз кузгатылды. Татарстанда яшүсмерләрне Исламга тарту, мәхәлләләргә профессиональ кадрлар, имам-хатыйб һәм мөгаллимнәр әзерләү максатыннан профессиональ мөселман уку йортлары системасы булдырылды. Форум кунакларын республикадагы традицион ислам кыйммәтләрен дәгъватлау һәм имамнар гыйлемен күтәрү юнәлешләре белән таныштырдылар. Бездә барлык мәчетләрдә бердәм җомга вәгазьләре сөйләнә. Бүгенге көндә Казанда күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге эшли, ул үзәк Россиядә бердәнбер санала. Биредә ай саен күзләре начар күрүче 60 кеше белем ала. Юридик сорауларны карый торган хокук яклау үзәге булдырылган...

Пермь өлкәсе Уенски мөхтәсибәтенең мөхтәсибе Нәсыйх хәзрәт Сабирҗанов:

– Мөхтәсибәтебез зур түгел. Бездә 60 процент – руслар, 40 ы гына – татарлар.  Бездә сигез татар авылына ун мәчетебез бар. Уенскийның үзендә җәмигъ мәчете бар. Бездә Аллаһ йортына күбрәк хатын-кызлар йөри, ирләр азрак шул, яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк әле безгә. Мәчетләребез каршында сахсус курслар оештырабыз. Быел 3 егетебез дини гыйлем туплап кайтырга тиеш. Берсе Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыды. Әле тагын дүрт егетебез сездә белем ала. Авылларыбыз кечкенә, шулай булгач, анда яшьләр кайтыр дип ышандыра да алмыйм. Шунысы куандыра: администрациябез белән элемтәләребез яхшы. Ярдәм итәләр, төрле мөһим чараларда катнаштыралар. Татарстанда мондый форум оештырылганына куанабыз. Без биредә коллегалар белән күрешәбез бит. Кайбер мәсьәләләрне җайга салып, шулай ук эшләргә дәрт алып кайтып китәбез.

Пленар утырышның икенче өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашачак. Ә 21 май көнне форум делегатлары Татарстанның Спасс районы Болгар шәһәрендә узачак “Изге Болгар җыены”нда  катнашачаклар.

 
чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    8287
    0
    82
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7515
    2
    75
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3648
    1
    41
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    4502
    1
    40
  • Укытучым Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  
    3540
    0
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2022 - 15:03
    Без имени
    Дингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.
    Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
  • 25 май 2022 - 22:40
    Без имени
    Сез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 26 май 2022 - 09:29
    Без имени
    Бу ир сезне хор мэт итэ, Лилияне ярата кебек тоела, монда Лилиягэ акыллы булып, кеше тормышын бозмаска иде, Аллахы Хидэят бирсен бик авыр хэл
    «Сине дә яратам, аны да», – ди...
  • 26 май 2022 - 12:13
    Без имени
    Мина бик ошады
    Җаным жәл түгел сиңа...
  • 25 май 2022 - 12:23
    Без имени
    Мэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!
    «Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда