Логотип
Яңалыклар

«Державин укулары» тагын Казанга кайтты

Бүген Казанда «Державин укулары» фәнни-гамәли конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. Ул 23 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 

Казан федераль университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты оештырган әлеге чара зур резонанс тудырды. Анда катнашучылар саны 500 гә якын. Әлеге конференция инде унөченче тапкыр үткәрелә. Быел ул халыкара статусны алды. Чөнки «Державин укулары»нда чит ил студентлары, аспирантлары, магистрлары, филологлары, хокук яклаучылары катнаша. Узган ел Белоруссия, Польша, Кытайдан килгән булсалар, быел конференциянең географиясе тагын да киңәйде: Венгрия, Болгарияләр өстәлде. 



Быелгы «Державин укулары» Лаеш районы Атабай авылында Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачу тантанасы белән башланып китте. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары  Татьяна Швецова, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александровалар катнашты. Бюст Россия Дан аллеясы тарафыннан бүләк ителгән, проектның идея авторы – Михаил Сердюков. Сириядә сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшин халкыбызның  ватанпәрвәрлек, патриотизм рухында  тәрбияләнгән батыр улы, ул хәрбиләр гаиләсендә үскән: бабасы – хәрби диңгезче, әтисе хәрби очучы булган.

Конференциядә катнашучылар Державинның туган төбәге Лаеш районыннан Казан федераль университетына кайттылар. «Державин укулары» 13 «түгәрәк өстәл»ләрдә дәвам итә: «Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Россиядә хокук системасы: тармак проблемалары формалашуы һәм үсеше», «Россия дәүләтчелегенең теоретик һәм тарихи-хокукый нигезләре», «Г. Р. Державин XXI гасыр күзлегеннән: язучы поэтикасын заманча тикшерүнең актуаль проблемалары», «Гавриил Державин һәм әдәби диалоглар»... Һәм башкалар, һәм башкалар... Кайберләре беренче тапкыр үткәрелә. Мәсәлән, коррупцияне булдырмый калу һәм коррупциягә каршы фикер формалаштыру мәсьәләләренә караганнары, хокук фәне үсешенең дисциплинаара һәм тармакара юнәлешендәге заманча векторлары темалары. Хәер, алар барысы да киң масштабларда уза. «Түгәрәк өстәл»ләрдә чыгыш ясаучылар арасында республика һәм хөкүмәт җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары, вуз ректорлары, министрлыклар вәкилләре, дин әһелләре бар. Президент Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, профессор Олег Буранок, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Павел Крашенинниковларны тыңлау катнашучыларга кызык булыр.



Узган ел узган «Державин укулары»нда Державин хезмәтләрен бастырып чыгару мөрәҗәгате яңгыраган иде. Чөнки аның китаплары юк дәрәҗәсендә. Соңгы тапкыр XIX гасырда басылган булганнар. Державинның шигырьләре, мәкаләләре, фәнни хезмәтләре, драматургия әсәрләре тупланган биш томлык тиздән дөнья күрәчәк. 500 данәдә әзерләнгән бүләк экземплярлар фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар өчен матур истәлек булачак.
     
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар