Логотип
Яңалыклар

Чаллыда Төркиянең «Колуман» компаниясе заводы ачылды

Рөстәм Миңнеханов: «Колуман» заводы ачылу Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
3 сентябрь көнне Чаллыда КАМАЗ һәм Мерседес-Бенц авыр йөк машиналарына «Колуман» асылмалы җиһазлар җитештерү заводы эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, «Колуман» компаниясе идарә рәисе Мостафа Колуман һәм башкалар катнашты. 
Предприятие коллективын котлап, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, яңа производствоны эшләтеп җибәрү Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. «Без Төркиядә «Колуман» компаниясенең 50 еллык юбилее кысаларында булып кайттык һәм бүген Чаллыда аларны тантаналы чарада сәламлибез». 

Мостафа Колуман, үз чиратында, Төркия белән Татарстанның алга таба да хезмәттәшлек итүенә өметен белдерде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов итне тирән эшкәртү һәм колбаса җитештерү предприятиесенең төзелеше һәм реконструкция эшләре барышы белән танышты. «Камский» АСК җитештерү куәте буенча Россиядә иң эреләрнең берсе булачак. Проектны гамәлгә ашыруда кирәкле финанслау күләме - 3,2 млрд. сум. Проектны гамәлгә ашыруны 2017 елда 4 этапта тәмамларга ниятлиләр. Производствоның куәте - тәүлегенә 130 тонна ит продукциясе. 

Хезмәткәрләр саны 2015 елда 250 кеше, ә 2016 елда 500 кеше булыр дип исәпләнә. 

сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар