Чаллыда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты уза

27-30 октябрь көннәрендә Чаллыда Билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм Төрекмәннәр бил алышы – “Гореш” буенча III дөнья чемпионаты уза. Көч сынашулар шәһәрнең Боз сараенда үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы билбау көрәше буенча федерациясе иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның билбаулы көрәш буенча дөньякүләм ярышлар уздыру тәҗрибәсе бар. Узган ел ноябрь аенда Казанның “Ак Барс” көрәш сарае көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатын кабул итеп алды. Ул вакытта хәтта Һиндстан спортчылары да татар көрәшендә катнашты. 

Быелгы чемпионатта Латвия, Литва, Эстония, Греция, Румыния, Молдова, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикистан һәм Төрекмәнстан командалары катнашырга теләк белдергән. Билбаулы көрәш моннан тыш Европа һәм Көнчыгыш илләрдә дә киң таралган.

Төп игътибар, әлбәттә, составында Татарстан көрәшчеләре дә булган Россия командасына юнәтеләчәк. Бу көннәрдә алар Мәскәү һәм Казанда җыеннар уздыра.

Билбау көрәштә ирекле ысул буенча бил алышулар – 28 октябрьгә, классик төре буенча көч сынашулар – 29 октябрьгә билгеләнгән. Ир-атлар өчен 7 авырлык үлчәве каралса, ирекле стильдә генә көрәшүче кызлар 5 авырлыкта көчлеләрне ачыклый. Төрекмәннәр төре “Гореш” буенча ярышлар да 29 октябрьгә билгеләнгән. Керү ирекле.

Сүз уңаеннан: Татарстанда 15 меңнән артык кеше билбау көрәше белән шөгыльләнә. 


Билбау көрәше кызларга да ят түгел! Укыгыз - http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/millettesh/?id=3233


сылтама: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2714
    28
    251
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    7375
    2
    108
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 октябрь 2021 - 02:02
    Без имени
    Рэхмэт🙏🙏🙏👍👍👍
    "Хатын-кызларны күралмый башлаган идем..."
  • 26 октябрь 2021 - 21:51
    Без имени
    Урыс, татар, дип аермау - диннән ерак булудан килә. Милләт тә шулай югала инде.
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 19:22
    Без имени
    Гомер буе үзе дә буталчык яшәгән, язма да шулай. Һәр кемнең үз юлы, язмышы. Киңәш сорар киләләр дип арттырып та җибәрәсез. Кем кемнән сорап чыга соң ул?! Сез ханым үәегезне бик диндар, акыллы, гел хәзрәт белән генә киңәш итеп яшәгән кеше шикелле кыланасыз. Язмагыз ышандырмады. Бәлки башка кешеләр язарлар
    Язмыш шаяруы
  • 26 октябрь 2021 - 15:49
    Без имени
    Экият
    Җәннәт... Иреңнең аяк астында
  • 26 октябрь 2021 - 12:46
    Без имени
    Нәфисә ханым да август аеннан бирле караңгы гүрдә..... Кабере нур белән тулсын.Бездән риза булып ятсын.
    Сыналган мәхәббәт
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан