Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз!

«Сөембикә» журналы үз укучылары арасында берсеннән-берсе кызыклырак конкурсларны гел уздырып тора. Әле шушы көннәрдә генә чираттагы конкурсыбызга йомгак ясадык. «Пестречинка» җәмгыяте ярдәме белән оештырылган бу бәйгебез ике номинациядә үткән иде.


 «Ә дигәнче» номинациясендә җиңел кулдан тиз генә әзерләнүче ризык рецептлары белән катнашырга мөмкин булса, «Тавык итеннән» дип аталганында, исеменнән үк күренеп торганча, тавык итеннән әзерләнә торган рецептлар кабул ителде. Конкурста катнашу өчен «Сөембикә» журналына язылу һәм «Тавык итеннән» номинациясенә җибәргән рецептларда «Пестречинка» җәмгыяте җитештергән продукцияләрне куллану төп шарт итеп куелган иде. Конкурска килгән эшләрне ел дәвамында журналыбыз битләрендә күрсәтеп бардык. Җиңүчеләр исә сайтыбызда он-лайн тавыш бирү юлы белән ачыкланды.
 
Беренче номинациядә иң күп тавышны Апалы-сеңелле Энҗе һәм Алисә Рәхмәтуллиналар җыйды. Әниле-кызлы Гөлзия һәм Зилә Хәбибуллиналар – икенче урында. Өченче урында – бик тәмле торт рецепты белән бүлешүче Миләүшә Шиһабиева

«Тавык итеннән» номинациясендә исә өч йөздән артык тавыш җыеп Әтнә кызы Гөлүсә Батталова беренчелекне яулады. Икенче урында – Марина Дмитриева. 79 тавыш җыйган Роза Сафиуллина өченче урынга чыкты. Конкурста катнашкан һәр кешегә «Пестречинка» җәмгыятенең бүләкләре тапшырылды. Соңыннан барыбыз бергә күмәкләшеп фотога төштек, Гөлүсә Батталова пешереп алып килгән бик тәмле торт белән сыйландык. Сүз уңаеннан, Гөлүсә бу тортны нәкъ менә Миләүшә ханым Шиһабиеваның рецепты белән пешергән. Хәзер кунак-төшем килсә,  Гөлүсә гел шушы тортны пешерә икән. Чынлап та, бик тәмле, йомшак иде ул торт. «Минем «Сөембикә» журналын укуым үзе бер сценарий язарлык, – дип, үзенең журналны ничек итеп укуын кызык итеп сөйләп тә алды әле Гөлүсә. –  Башта без ике яшьлек улым белән аның барлык рәсемнәрен карап чыгабыз. Аннары мин һәр мәкаләнең бер-ике юлын гына укып чыгам. Барысын да берьюлы укысам, кызыгы тиз бетә бит. Аннары инде үземә иң ошаганнарын гына сайлап укыйм. Алары беткәч, калганнарына күчәм. Иң соңыннан журналны беренче битеннән ахыргы битенә кадәр тагын бер тапкыр укып чыгам. Бәләкәй улымның «Сөембикә» журналы килгәч ничек итеп сөенгәнен күрсәгез иде сез. Тышлыкта чыккан апаларны үбә-үбә, юешләтеп бетерә. Идәннәргә сала-сала үбә хәтта».

Мондый укучыларыбыз булганда, безгә дә эшләве күңелле. Алардан көч-илһам алып яшибез. Бу конкурсыбыз да соңгысы түгел – тагын өр-яңа ике конкурс игълан итәбез. Сайтыбызга кереп, аларның шартнамәсе белән таныша аласыз. Бу конкурсларыбызда да катнашучылар күп булыр дип өметләнәбез.

  





 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7569
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3210
    3
    43
  • 4381
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3389
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан