Логотип
Яңалыклар

Быел Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә авыл клублары төзү күздә тотыла

Мәдәни билгеләнештәге 43 объект исә капиталь төзекләндереләчәк

 

Быел Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 45 авыл клубы төзү каралган. Бу максатларга бюджеттан 287, 43 млн сум акча бүлеп бирелгән. Мәдәни билгеләнештәге 43 объектны капиталь төзекләндерүгә – 337,4 млн сум.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге 45 объект җәмгысе 3,1 мең урынга исәпләнгән. Быел программа узган елдагыдан бераз аерыла. ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан кече торак пунктларны клублы итү бурычы куелган – 45 объектның 40ы 50шәр урынга исәпләнгән. Программа тормышка ашырыла башлаганнан алып, республикада мондый кечкенә клублар бөтенләй төзелмәгән. Бу торак пунктларда яшәүчеләр саны 200 кешедән артмый. Моннан тыш, быел Арча районында 100 урынлы 1 клуб салыначак. Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында 200әр урынга исәпләнгән объектлар төзү күздә тотыла. Программа “Авыл клублары” дип аталса да, аңа бистәләргә, микрорайоннарында торак секторларга бай Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре дә кертелгән. Быел Казанның Нагорный бистәсендә һәм Яр Чаллының “Сувар” торак комплексында 300әр урынлык объектлар төзеләчәк. Былтыр исә бу программа буенча Татарстан башкаласындагы “Полимер” мәдәният йорты капиталь төзекләндерелгән булган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары “Авыл клублары” программасы 2011 ел ахырында формалашып, 2012 елдан гамәлгә ашырыла башлавын искәртеп, шушы вакыт эчендә Татарстанда 40 меңләп урынга исәпләнгән 186 авыл клубы файдаланылышка тапшырылды, дип билгеләп үтте. Бу объектларны төзүгә 2,3 млрд сум күләмендә акча сарыф ителгән. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Арча, Лаеш районнарында кайбер авыл клублары инвесторлар катнашында салынган: төзелеш чыгымнарының яртысын дәүләт, калган яртысын инвесторлар каплаган. Моннан тыш, былтыр 28 мәдәният объекты капиталь төзекләндерелгән. Өстәвенә, 2015 елда беренче тапкыр РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында имзаланган килешү буенча республиканың Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә заманча мәдәни үсеш үзәкләре калкып чыккан. Финанслауның гомуми күләме 200 млн сум тәшкил иткән, шулардан яртысы федераль бюджеттан, яртысы Татарстан казнасыннан бүлеп бирелгән.

“Әлбәттә, федераль программалар буенча төзелгән клублар мәйданы ягыннан зуррак. Иркен, заманча бу объектлар Яңа ел алдыннан файдаланылышка тапшырылды”, – диде Алмаз Әхмәтшин. Аның сүзләренчә, объектларны 1 сезон эчендә, иртә яздан башлап көз башына кадәр, төзеп бетерергә тырышалар. “Төзелеш эшләрен кышка калдырсаң, объектны ягып җылытырга кирәк, бу шактый зур күләмдә өстәмә чыгымнар таләп итә. Дәүләт программалары буенча, шул исәптән торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны төзү бәясе мөмкин кадәр чикләнгән. Шуңа без өстәмә түләүләрдән качарга тырышабыз”, – дип тәгаенләде министр урынбасары Татарстанда барлык төзелеш эшләренең төп өлешенең җәен башкарылуына кат-кат басым ясап. Ул “Авыл клублары” программасының 5 елга исәпләнеп, быел аны гамәлгә ашыруның соңгы елы булуын искәртте, аның дәвам иттереләчәгенә өмет баглады. Киләчәктә программа, нигездә, капиталь төзекләндерүгә юнәлтелер дип көтелә. Ник дигәндә, республиканың барлык зур торак пунктларында да диярлек авыл клублары инде төзелгән. Шул ук вакытта совет чорында салынган клубларны, мәдәният йортларын рәткә китерү ихтыяҗы көннән-көн арта. Бер авылда яңа клуб төзелеп, күрше авылда булган клубның ташландык хәлдә торуы дөрес түгел. Бу уңайдан Татарстан җитәкчелеге һәм Мәдәният министрылыгы элек төзелгән клубларны тиешенчә рәткә китерүне дә максат итеп куя. Шул ук вакытта республика төзүчеләре киләчәктә яңа объектлар төзеләчәгенә дә ышаныч белән карый.

Бүген авылларда клублар салына, әмма аларда бәйрәм-чаралар сирәк үткәрелә, объектлар тулы көченә файдаланылмый дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу мәсьәлә уңаеннан Алмаз Әхмәтшин авыл клубларының күп функцияле иттереп төзелүенә, анда концертлар, бәйрәмнәрдән тыш, урындыкларны башка урынга күчереп, спорт чаралары, төрле бәйгеләр үткәреп, өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм башка уеннар уйнап булына игътибарны юнәлтеп: “Клубның буш торуында аны эшләтү өчен штатка алынган җаваплы кеше генә гаепле. Ул вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармый икән, аны алыштырырга кирәк, чөнки бу объектларның барысы да халык өчен төзелә”, – дип катгый фикерен әйтте. 
сылтама: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар