Логотип
Яңалыклар

Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итүгә 12 млн сум акча бүлеп бирелгән

Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итүгә 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә бу сумманы, эзлекле рәвештә, арттыру ниятләнә.
Бу хакта бүген “Татар-информ” МА оештырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында республика мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы тора. Бу дәвамлы, глобаль бурычка ирешүнең мөһим факторларыннан берсе – мәгариф системасына сәләтле укытучыларны җәлеп итү.

Министр урынбасары бүген республика мәктәпләрендә 36 мең укытучы хезмәт куюын искәртеп, федераль органнар тарафыннан быел республиканың педагогик кадрлар структурасында яше 35тән артмаган белгечләр өлешен 25,5 процентка җиткерү бурычы куелуына игътибарны юнәлтте. Былтыр бурыч 25 процент дәрәҗәсендә куелган, республика аны арттырып үтәгән, һәм 35 яшькәчә укытучылар өлеше 25,08 процентны тәшкил иткән. Яшь укытучыларның саны арту белән беррәттән, пенсия яшендәгеләренең саны да арту күзәтелә. 2013-2014 уку елында соңгыларының өлеше 12,3 проценттан гыйбарәт булса, 2015-2016 уку елында әлеге күрсәткеч артып, 14 процентка җиткән. Хезмәт стажына килгәндә, укытучыларның 56,5 проценты 20 һәм аннан да күбрәк ел эшли.

“Әйе, бу, бер яктан, укытучыларның тәҗрибәсе зур булуын күрсәтә, әмма кайвакытта белем бирү практикасына заманча яңа технологияләрне гамәлгә кертеп җибәрүдә билгеле бер авырлыклар китереп чыгара. Дөрес, һәр укытучы 3 елга 1 тапкыр квалификация күтәрү курслары уза, аларда укыту эшендә заманча технологияләрдән файдалану мәсьәләләре дә карала. Әмма зур тәҗрибәгә ия педагоглар өчен үзләре белгән күнекмәләрдән, таянган традицияләрдән читкә чыгып эш итү еш кына авырга туры килә”, – дип билгеләп үтте Тимерхан Алишев.

Югарыда телгә алынган факторларны исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Президенты ярдәме белән яшь педагогик кадрлар әзерләү, республика мәктәпләренә яшь укытучыларны җәлеп итүгә юнәлтелгән программа гамәлгә ашырыла башлый. Быелдан Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла, һәркайсына 4 ел дәвамында 15 мең сум күләмендә айлык стипендия түләнеп барачак. Моннан тыш, алар тулай торакта урын белән дә бушлай тәэмин ителәчәк. Яңа уку елының 4 аена гына да программаны гамәлгә ашыруга (2016 елның сентябреннән декабренә кадәр) республика бюджетыннан 12 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Шул рәвешле, укырга максатчан кабул ителгән татарстанлыларны социаль яктан тәэмин итү күздә тотыла. Бу – бик яхшы шартлар, дип ассызыклады министр урынбасары. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда педагогик кадрлар ихтыяҗы буенча 5 елга исәпләнгән фараз ел саен 800-900 кешедән гыйбарәт. Максатчан кабул итү бәрабәренә бу санны тулысынча “каплау” ниятләнә.

“Югары уку йортларын “Педагогик белем” юнәлеше буенча тәмамлаучылар саны, гадәттә, муниципаль районнарда булган педагогик кадрлар ихтыяҗыннан күбрәк тә була. Әмма, беренчедән, аларның барысы да авыл җиренә укытырга кайтмый, хәтта шәһәр мәктәпләренә барып җитмәүчеләр дә бар. Икенчедән, ихтыяҗ сан ягыннан канәгатьләндерелеп тә, структур яктан, ягъни аерым фән укытучылары саны буенча көтелгән нәтиҗәләргә туры килмәскә мөмкин”, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Тимерхан Алишев. Ул искәртеп узганча, бүген Татарстанда укытучылар әзерләү белән Казан федераль университеты (шул исәптән аның Алабуга филиалы – элеккеге Алабуга дәүләт педагогика университеты) һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты шөгыльләнә. Бу вузларга максатчан кабул ителеп, 4 ел белем алган чыгарылыш курс студентлары үзләрен укырга юллаган муниципаль берәмлеккә яки шәһәр округына кайтып, 5 ел дәвамында хезмәт куярга тиеш була.

Быел максатчан кабул итү педагогик кадрлар кытлыгы аеруча югары булган юнәлешләр, аерым алганда, математика, физика, химия, биология, информатика һәм башлангыч сыйныфларда педагогика буенча гамәлгә ашырылачак. Һәр муниципаль берәмлеккә, ихтыяҗларына бәйле рәвештә, квота бүлеп бирелгән.

БДИ нәтиҗәләренә карап, арадан 200 абитуриент укытучылар әзерли торган вузларга, максатчан рәвештә, кабул ителәчәк. Алга таба студент һәм аны укырга җибәргән муниципаль берәмлекнең Башкарма комитеты арасында максатчан укыту турында килешү имзалана. Әлеге килешүдә муниципалитетның студентка 4 ел дәвамында 15 мең сум күләмендә стипендия түләве, аны укып бетергәннән соң эш урыны белән тәэмин итүе, ә булачак укытучының муниципалитетка кайтып эшләве турында бурычлары карала.

Әгәр белгеч муниципалитетка кайтмый икән, ул Татарстан Республикасы казнасына бу акчаны (4 елга – 720 мең сум) кире кайтарырга тиеш була. Студентның начар укуы да югарыда телгә алынган килешүне өзү өчен сәбәп булырга мөмкин. Вузлар белән берлектә әзерләгән регламент буенча, югары уку йортлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына студентларның аттестация нәтиҗәләре турында мәгълүмат ирештерергә тиеш була. Начар укыган студентлар белән килешүне өзү күздә тотыла. Килешү студент гаебе белән өзелгән очракта да ул түләнгән стипендия суммасын дәүләткә кайтырырга тиеш була.

Хәзерге вакытта педагогик кадрларны максатчан әзерләү программасы буенча республиканың 43 муниципаль районыннан 5-8 кешене юнәлтү күзаллана. Эшне районнардан башларга булганнар. Укытучы булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр районда барлап, 800 кешедән гыйбарәт исемлек төзелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре, КФУ мөгаллимнәреннән торган комиссия урыннарга чыгып, алар белән очрашулар уздырган, “потенциаль педагоглар”ны ачыклауга юнәлтелгән махсус анкеталар буенча интервьюлар үткәрелгән. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча, хәзергә укучыларның 400е сайлап алынган. Алар, шартлы рәвештә, яшел, сары, кызыл зоналарга бүленгән. Яшел зонага, БДИны уңышлы тапшырган очракта, максатчан кабул итүгә киңәш ителгән 160 кеше кергән. Кызыл зонага эләккәннәрне кабул итү киңәш ителми. Соңгыларының саны 50не тәшкил иткән. Калганнары, сары зонага кертелгәннәре, – БДИ баллары югары булган очракта максатчан кабул итүгә киңәш ителгән чыгарылыш сыйныф укучылары. 

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар