Буа – мәдәниятләр кисешкән урын
15—24 майда Буа шәһәрендә “Буа: диалог киңлегендә” II Халыкара театраль фестивале узачак. Әлеге чарада 23 театраль коллектив катнашуы көтелә. Быел фестивальдә балалар өчен куелган спектакльләр өстенлек итә. Шулай ук ул Сергей Безруковның “Маленький принц” спектакле белән тәмамланачак.
Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, фестивальнең идея авторы Раил Садриев әйтүенчә, Буа – театр фестивале оештыру өчен логистик яктан иң кулай урын. “Россиянең театраль пространствосы Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә чикләнми. Без алар кебек түгел, без – башка, һәм шуны күрсәтәсебез килә”, - ди ул.

Фестивальдә Мәскәү, Татарстанның Камал, Кариев исемендәге Яшь тамашачылар, Чаллы, Әлмәт, Буа, Әтнә һ.б. театрлары, Башкортстан, Чувашия, Марий Эль, Оренбург театрлары катнаша. Чит илләрдән Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Швейцария театрлары киләчәк. Спектакльләр Буа шәһәрендә генә түгел, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнарының мәдәният йортларында да күрсәтеләчәк.
Фестивальнең Экспертлар советы Мәскәү, Уфа, Казан тәнкыйтьчеләреннән тора. Мәскәүдән “Алтын битлек” милли театраль премиясенең Экспертлар советы рәисе А.А. Вислов та киләчәк.
Фестиваль РФнең Мәдәният министрлыгында да хуплау тапты, бүген фестиваль иганәчеләр хисабына үткәрелсә, киләчәктә аны мәдәният министрлыклары үз канаты астына алыр, дип ышанабыз, - дип белдерде Раил Садриев.
Фестиваль кунакларына күп кенә бүләкләр дә әзерләнгән. Катнашучыларга Рафик Сафиуллин авторлыгындагы истәлекле тамгалар – балалар театрлары өчен Айда йоклаучы бала һәм өлкәннәр театрлары өчен Битлек сыннары тапшырылачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 08:33Без имениГел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
8 апрель 2021 - 23:04Без имениУффф! Квартираны узеңе тиң егеткә кияугә чыгып та бергә алырга була. 50 мең дә башка сыймаслык куп акча тугел. Бәхетсез син!Cөяркәм фатир бүләк итте
-
9 апрель 2021 - 00:34Без имениРустам сокландыргыч КЕШЕ!!! Анын турында кино тошеру бик дорес булыр иде!!!Рөстәм Нәбиев федераль каналда
-
8 апрель 2021 - 19:30Без имениХэр нэрсэнен уз вакыты.50 яшьтэн узгач,хатын-кызнын йоз-кыяфэте генэ тугел,тавышы да картая.Узешчэн жырчылар рэтендэ йоргэнче,шигырь уку килешэрэк тошэр кебек.Габделфэт узе кутэрелгэндэ,сине икенче планга калдырган.Мактанчык ирлэр хэрвакыт хатыннарын ойдэ хезмэтче урынына файдалана бит,узеннэн уздырып жибэрмэсен,узенен дэрэжэсе хатынныкыннан остен булсын очен.Зэйнэп-Зофэрлэр,Жэвит-Золфиялэр,хэзерге парлы жырчылар да бик куп,алар да бер-берсен хормэтлэп,бер-берсе белэн житэклэшеп яши сэхнэдэ.Син чыннан да иреннен дэрэжэсе булсын очен,анын аяк астында яшэгэнсен.Югыйсэ ул сэхнэ икегезгэ дэ житкэн булыр иде,шул вакытта габделфэтнен дэрэжэсе дэ зуррак булыр иде.Бу минем фикерем.Хатын-кызга ни җитми?
-
8 апрель 2021 - 15:07Без имениРузилә ханым, сез зур талант иясе: искиткеч матур җырлыйсыз, сезнең килеш-килбатегез, тавышыгыз, жырларыгыз башка берәүгә дә иярмәгән, үзенчәлекле. Турысын язганга ачуланмагыз: Габлелфәт әфәнде жырчы буларак хезмәт юлының ахырына якынлаша, ә сез яңа ачылып киләсез. Нәкъ җырдагыча: "мин сискәнеп күзем ачтым әле яңа гына". Сезгә иҗат уңышлары, сәламәт лек, гаилә бәхете телим.Хатын-кызга ни җитми?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.