Логотип
Яңалыклар

​Брюссельдә... «Аулак өй»

Лилия ВӘЛИЕВА


Бельгия, Германия һәм Нидерландта гомер итүче милләттәшләребез өчен Брюссель шәһәрендә «Аулак өй» бәйрәме булып узды. Чарага бу илләрдә яшәүче җирле халыклар да чакырулы иде. Россия фән һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре фольклор экспозиясен төзү – авылда яшәүче татарларның көнкүрешен күрсәтү, милли ризыклар белән чәй эчү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырганнар иде. 

Кичәне «Бельгия татарлары» ассоциациясе оештырды. Татар авылындагы кич утыру күренешен булдыра алганча җанландырып күрсәтәсебез килде безнең. Кайсыбызның өендә милли бизәкле нәрсә саклана – барысын да эшкә җиктек. Аулак өйгә килүчеләрнең һәммәсе үзе белән кул эшләрен дә алган иде: хоббиларының тарихын сөйләделәр, бу осталыкка кемнән өйрәнеп калуларын искә төшерделәр. Гөлчәхрә Тимашева, мәсәлән, ефәк тукымада тамбур чигүе белән шөгыльләнә икән. («Мин дә чигәргә яратам», – дигән сүзне бик күпләр әйтте! Бер-берсе белән бик теләп чигү үрнәкләре белән дә алыштылар. Сәйлән белән чигүчеләр дә байтак булып чыкты.)

Нидерландтан килгән Ләйсән Гафурова теләүчеләр өчен күннән аяк киеме тегү буенча аерым мастер-класс үткәрде. Аның үзенең кечкенә генә станогы бар. Булачак читек бизәкләренең күз алдында барлыкка килүен күзәтү бик кызык булды! 

Льежда яшәүче Аделина Ситдыйкова әнисе Зәйнәп ханым булышлыгы белән тәлинкәләр бизәү технологиясен өйрәнгән. «Тиздән без тәлинкәләрне татар милли бизәкләре белән бизи башлыйбыз», – диделәр алар.

Флюза Ишметова «Аулак өй»гә Германиянең Кельн шәһәреннән гаиләсе белән килде. Аның кулында бәйли торган энәләр биеп кенә тора! Өстәвенә ул әле борынгы мөнәҗәтләр әйтү остасы да булып чыкты. Мөнәҗәтләр әйтергә инде үзенең сигез яшьлек кечкенә кызы Амалияне дә өйрәткән.

Бельгия татарлары да «Аулак өй»гә ныклап әзерләнделәр: халык җырлары, бәетләр өйрәнделәр. Элеккеге кич утыруларда, кул эшләре эшләгән арада, кызлар гел җырлаганнар бит. Эшләп аргач, уйнап та алганнар. Бу кичне без дә алар кебек «Йөзек салыш», «Йолдыз санау» кебек уеннарны уйнадык. Әмма иң ошаганы «Наза» уены булды бугай! 

Элеккеге «Аулак өй»ләрдә гел утырмага килгән кунак кызлар да катнашкан бит. Алар аулак өйләрнең яме булган. Безнең дә кунак кызыбыз бар иде! Ул  – язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Бәллүр каләм» бүләге иясе Гөлсинә Галимуллина. Бельгия татарлары аны китаплары аша белә. Узган ел җәй бездә аның белән очрашулар да булып узган иде.

Гөлсинә ханым кичәгә килүчеләргә элеккеге аулак өйләр турында, яшьләргә бу кич утыруларның никадәр әһәмиятле булуы хакында сөйләде. Аулак өйләрнең юлдашы саналган җыр-моңнарыбызны, уеннарыбызны искә төшерде. «Бельгия татарлары» ассоциациясенә бүләк итеп ул Татарстаннан, Саба районыннан йон эрли торган чын каба алып килгән иде! Йонны бик нечкә итеп эрләп тә күрсәтте Гөлсинә ханым. Нәкъ аныңча эшләп карарга тырышсак та, нәтиҗәләр генә төрлебезнеке төрлечә килеп чыкты. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар