БРИКС илләренең I яшьләр саммиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды

Бүген БРИКС илләренең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җавап бирүче дәүләт ведомствосы башлыклары яшьләр сәясәте өлкәсендә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куйды. Документ Казан Кремлендә яшьләр саммиты делегацияләре җитәкчеләренең ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында, Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Респубикасы (КАР) вәкилләре тарафыннан имзаланды.
«Бүген мөнәсәбәтләребезне халыкара хокук күзлегеннән иң югары дәрәҗәдә ныгытуыбыз бик куанычлы. Имзалана торган меморандум яки гамәлләр планы, БРИК яшьләре күзлегеннән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә булышачак», - дип белдерде бүген очрашуда Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов. Ул искәртеп узганча, очрашуларның күбесе рәсми булмаган шартларда узган.
Үз чиратында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, имзалана торган килешү соңрак дәүләт башлыклары очрашуында тәкъдим ителәчәк.
«1 миллиардтан артык яшьләр исәпләнүче БРИКС илләренең файдалы партнерлык өчен бик зур мөмкинлекләре бар һәм безнең бурыч – хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләү. Татарстан Республикасы туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», - дип хәбәр итте бүген республика лидеры. Ул билгеләп узганча, ТРда яшьләр белән эшләр төрле юнәлешләрдә алып барыла: белем бирү үзәкләре оештырылган, «Иннополис» университеты төзелә, «Алгарыш» программасы тормышка ашырыла, яшьләр оешмалары оештырыла, массакүләм спорт һәм зур казанышлар спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыла, республикадан читтә яшәүче татар яшьләре белән очрашулар үткәрелә.
«Идея һәм проектларын хуплап, без киләчәк өчен нигез булдырабыз. Безнең яшьләр бик актив һәм зур потенциалга ия, әмма аларга ресруслар һәм ниятләгәннәрен тормышка ашыру өчен тәҗрибәләре җитми. Хакимият органнарының бурычы – аларга үз потенциалларын тормышка ашыру һәм уңышлы кешеләр булуга ярдәм итү», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Бразилия яшьләр эшләре буенча илкүләм секретаре Габриэль Медина де Толедо саммит кысаларында ныгытылучы партнерлык мөнәсәбәтләре илләргә тәҗрибә алмашырга гына түгел, ә илләрнең, иң беренче чиратта яшьләрнең икътисади хәлләрен ныгытырга да мөмкинлек бирә, дигәгн ышаныч белдерде.
«БРИКС илләренең потенциалын тулысынча тормышка ашыру мөһим», - дип билгеләп тте Һиндстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яшьләр эшләр департаменты җитәкчесе Шри Раджеев Гупта.
Бөтенкытай яшьләр федерациясе вице-президенты Джоу Чангкуй һәм КАР Президенты администрациясендә илкүләм мониторинг һәм планлаштыруны бәяләү министры урынбасары Манамелла Бути да узган саммитның илләрнең яшьләр учреждениеләре арасында хезмәттәшлек өчен яхшы башлангыч булачагына ышаныч белдерде.
Әйтергә кирәк, имзаланган меморандум мәгариф һәм сәүдә, мәдәни һәм фәнни-техник багланышлар өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Шулай ук документка сәяси һәм ММЧ эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек пунктлары да кертелгән.
Искәртеп узабыз: 4-7 июльдә Казанда I яшьләр саммиты уза. Анда катнашу өчен Татарстан башкаасына Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм КАРдан 200дән артык делегат килде. Берничә көн әвамында саммитта катнашучылар икътисад, сәясәт, гуманитар, фәнни-техник һәм мәгълүмати юнәлешләр буенча эшләде. Делегатларга шулай ук республиканың казанышлары да тәкъдим ителәчәк.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/06/111026/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.