Логотип
Яңалыклар

Босфорны йөзеп чыгучылар арасында татарлар да бар

Бу көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 59 илдән килгән 2 мең 400 йөзүче Босфор аша йөзеп чыкты. Алты чакрым ярым!

Бу көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 59 илдән килгән 2 мең 400 йөзүче Босфор аша йөзеп чыкты. Алты чакрым ярым! Ачык су өстендә үтүче дөньядагы иң зур ярыш бу. 

Әлеге ярышта катнашучылар арасында якташыбыз, бүгенге көндә Әнкара шәһәрендә яшәүче Гөлнара Зиятдинова да бар иде. Без аның белән элемтәгә кереп, ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. Ул менә ниләр сөйләде: 

– Мин профессиональ йөзүче түгел. Бассейнга дөрес йөзәргә өйрәнергә дип кенә йөри башлаган идем. Мондый марафон барын ишеткәч, анда катнашып карарга дигән теләк туды. Авыр булачагын чамалый идем... Бу ярышта катнашуым – иң беренче чиратта, үземне сынап карау ул. Мин аңа ике ел әзерләндем. Һәм менә, ниһаять, Босфорны йөзеп чыктым! Мин моны күбрәк үз-үземне, куркуларымны җиңү дип кабул итәм. Медузадан, судагы үләннәрдән дә курка торган кеше бит мин. Тик теләсәң, бөтен нәрсәгә дә ирешеп була – теләгең генә дөрес булсын...

Әйе, алты чакрым ярым ара кыска түгел ул. Ярышка кадәр ике көн кала безнең өчен танышу туры уздырдылар. Һәм шул вакыт оештыручылар: «Бу – көч ярышы түгел, акыл ярышы», – диделәр. Бу ярышта иң мөһиме – ориентлаша белү. Чөнки финишка килеп җиткәндә, ярга таба алданрак чыксаң, каршы көчле агымга эләгәсең. Һәм финишка берничек барып җитә алмыйсың! Алдагы елларда катнашучылар арасында: «Финишка кадәр калган 300 метрны үтә алмыйча суда 1 сәгать тыпырчынып яттым», – дип язучылар күп иде. 

Мин Истанбулны бик яратам! Шуңа күрә, күперләргә, төрле биналарга карап, кая таба йөзәргә кирәген чамалау, бәлки, миңа җиңелрәк булгандыр. Башта Босфор аша салынган икенче күпернең уртасына карап йөзәргә кирәк иде. Аннан – Азия ягында торучы зур Төркия байрагына турылап. Аннан – беренче күпернең уң як өрлегенә карап. Шуннан соң – Бейоглу районында урнашкан Галата манарасына чамалап. Шулардан соң инде финиш күренергә тиеш иде. 

Агымны тота белергә кирәк, аңа эләксәң, ул үзе йөзәргә булышачак, диделәр. Моның өчен Босфорның уртасына йөзеп керергә кирәк иде. «Ул агымны ничек сизәрбез?» – дип сорагач, оештыручылар: «Сизәрсез, чөнки су анда 1-2 градуска салкынрак», – дип җавап бирделәр. Мин үзем сизмәдем, суга керүгә ул миңа салкын тоелды. Суның җылылыгы ул көнне 21 градус иде. 

Кешегә ияреп кенә берничек тә йөзеп барып булмый. Ул кешенең дә синең кебек белмәве бар бит. Син ияреп йөзгән кешең тренерың булса – бу башка, әлбәттә. Әмма барыбер монда күбрәк үзеңә ышану кирәк. Кая таба йөзәргә икәнен чамаламыйча, финишны узып китүчеләр дә байтак булган: аларга кире йөзеп килергә туры килгән.

Мин үзалдыма: «Йөзеп чыга алсам – бик әйбәт булачак», – дигән максат куйган идем. Нәтиҗәдә, үзем көткәннән күпкә яхшырак йөздем. Босфорны 1 сәгать 13 минутта йөзеп чыктым. Ярышта минем яшь категориясендә 50 кеше катнашты. Мин шулар арасында – унынчы урында.

Босфор уртасында бермәлдә янымда бер кеше калмады, бер көймә дә күрмәдем. Чыккач бу хакта әйткән идем: «Сиңа шулай тоелган гына ул, йөзүче белән нидер булса, ярдәм һәрчак вакытында килеп җитә», – диделәр. Бу марафон инде 30 ел дәвамында үткәрелеп килә, шуңа күрә оештырылу ягы бар да уйланылган.

Иң зур команда Россиядән иде – 356 кеше. Әмма Россиядән бу марафонга эләгү бик авыр: аңа язылу 4 гыйнварда ачыла һәм 5-10 минут эчендә тәмамлана да. Катнашырга теләүчеләр бик күп! Мин шуңа күрә Төркия командасы составында йөздем. Әмма төрекләр өчен марафонга эләгү шулай ук җиңел түгел: сайлап алу турында катнашканда 800 метр йөзәргә кирәк. Һәм күрсәткечең бик әйбәт булырга тиеш. Мин үзем былтыр шул сайлап алу турында төшеп калганнн идем.

Россиядән соң иң зур команда – Украинадан. Алар 340 кеше килгән иделәр. Өченче урында Бөекбритания йөзүчеләре – 127 кеше. Австралиядән килүчеләр дә байтак иде. 

Ярышлар бәла-казаларсыз, тыныч узды. Узган елгы марафон вакытында йөрәк өянәгеннән бер ир-ат вафат булган иде. 

Судан чыккан җирдә мине ирем, балаларым каршы алды. Ярышка әзерләнгәндә: «Синең Босфорны йөзеп чыгачагыңа 150 процентка ышанам!» – дип әйтеп ирем Наил гел рухландырып торды. «Син булдырасың!» – дип торучы барында ничек тәвәккәлләмисең инде! 

Марафонга мине энем Нариман әзерләде. Шактый кырыс, таләпчән тренер булды ул – рәхмәт аңа. 

 

 

Ярышта катнашкан 2400 кешенң 160ы финишка абарып җитә алмады.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар