Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме! (КОТЛАУ)

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры барлык чыгарылыш укучыларына котлау сүзләрен җиткерә.
 
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да  сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.

Сез киләчәк  тормыш һәм һөнәри юлыгызны  билгеләү кебек  җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.

Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне  кайгырткан,  җиңәргә өйрәткән, үз  белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз  һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.

Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.

Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!

Белешмә: 2016 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 15 867 (Казанда – 5 159), 9нчы сыйныфны – 34 444 укучы (Казанда – 9 277) тәмамлый.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    12042
    4
    111
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11429
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9299
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8625
    1
    52
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4156
    0
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
  • 10 август 2022 - 11:06
    Без имени
    Тизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсез
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 10 август 2022 - 10:28
    Без имени
    ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 11 август 2022 - 13:57
    Без имени
    Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда