Логотип
Яңалыклар

Бүген мөселманнар “Изге Болгар җыены”на җыела

Бүген Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасы була. Ул Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итүенә багышлана. Моннан тыш, Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу ниятләнә. Бәйрәм чараларында ТР җитәкчелеге катнашуы көтелә.

Мәгълүмат өчен. Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә.

ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде.

Соңгы елларда Татарстанда зурлап билгеләп үтелә торган Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне чаралары республикадан читтә булган дин кардәшләрне, милләттәшләрне дә күпләп җәлеп итә. Бу көн дәверләр бәйләнешен, ата-бабаларыбыз белән горурлану һәм киләчәк буын алдында җаваплылык хисен тирәнтен тоярга булыша.

Белешмә өчен. Гарәп-фарсы тарихи-географик чыганаклары мәгълүматларына караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине X гасыр башында ук таралган булган. Әйтик, гарәп сәяхәтчесе Әхмәд ибне Рустәнең 903-913 елларда язылган энциклопедик характердагы “Китаб әл-Гилан ән-Нәфисә” (“Кыйммәтле хәзинәләр китабы”) хезмәтенең безнең көннәргә килеп җиткән 7нче томында Идел буе Болгар дәүләте турында бай мәгълүмат тупланган. Әхмәд ибне Рустә, Болгар җирләрендә барсил, әсәгел һәм болгар кабиләләре яшәвен, аларның бер үк тормыш рәвеше алып баруын искә ала; болгарларның күпчелеге ислам дине тота, ә дәүләттә мәчетләр һәм дини уку йортлары – мәдрәсәләр бар, дип ассызыклый.

Болгарларның ислам динен 813-833 елларда, хәлиф әл-Мәмүн вакытында ук кабул итүләре турында да мәгълүматлар бар. Бу вакытта хәлиф әл-Мәмүн Урта Азиядән Хәзәр каганлыгына хәрби походлар оештыра. Хәзәр каганлыгы составында яшәгән халыкның бер өлеше ислам динен кабул итә. Дөрес, болгарларның ислам дине белән тагын да элегрәк танышуы да мөмкин.

Димәк, болгарларның ислам динен Урта Идел буена күчеп килгәнче үк кабул итүе, Идел буенда яшәгән җирле төрки халыклар арасында да ислам дине тотучылар булуы ихтимал.

Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча ислам дине Идел буена VII гасырда ук үтеп керә. Болгарларның ислам дине кабул итүләре турындагы риваятьләр әл-Гарнати (1080-1169/70) сәяхәтнамәсендә, урта гасырларның Көнчыгыш авторлары әсәрләрендә, халык хәтерендә сакланган.

Шулай да, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү Алмыш хан исеме белән бәйле. 922 елда Алмыш хан чакыруы буенча Идел буе Болгар дәүләтенә Багдад хәлифе илчесе Әхмәд Ибне Фадлан килә, аны хөрмәт итеп бик зурлап кабул итү мәҗлесе уздырыла. “Ибне Фадланның Идел буена сәяхәте” дигән язмаларында илче болгар һәм башка халыкларның, илләрнең көнкүрешен, табигатен, гореф-гадәтләрен тәфсилләп сурәтли.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге тарихи вакыйга татар халкының һәм дәүләтчелегенең киләчәк үсешен хәл итә. Борынгы болгар бабаларыбызның исламны кабул итүе гаять киң Идел буе төбәгенең мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә яңа көч бирә, безне бөек ислам цивилизациясенең аерылмас өлешенә әверелдерә.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар