Логотип
Яңалыклар

Бүген Казанда көнчыгышны өйрәнүче галим Ренат Беккинның китабы презентацияләнә

Бүген 19 сәгатьтә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә көнчыгышны өйрәнүче галим Ренат Беккинның “Мөселман Петербургы. Тарихи юл күрсәткеч” китабы презентацияләнәчәк. Бу хакта үзәкнең рәсми сайты хәбәр итә.

Бүген 19 сәгатьтә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә көнчыгышны өйрәнүче галим Ренат Беккинның “Мөселман Петербургы. Тарихи юл күрсәткеч” китабы презентацияләнәчәк. Бу хакта үзәкнең рәсми сайты хәбәр итә.
Тарихи юл күрсәткеч формасында язылган уникаль тикшеренү Петербург мөселманнарының XVIII —XX гасыр башындагы тормышына багышланган. Китапның бүлекләре теләсә кайсы укучы мөстәкыйль рәвештә “сәяхәт итә алырлык” маршрутлардан гыйбарәт.Аерым бер бүлек Ленинград өлкәсе мөселманнарына багышланган. 

Фәнни хезмәтнең халкыбыз өчен әһәмияте зур, чөнки XX гасыр башына Петербург татар-мөселманнарның рухи һәм интеллектуаль тормышы үзәкләренең берсенә әверелгән. Ренат Беккин тарафыннан Петербургның төбәкне өйрәнүче галимәсе Альмира Таһирҗанова белән автордашлыкта язылган китап Петербургның мәдәни тормышына мөселманнар керткән өлешенә яңача карарга, шул заман мохитенә күмелергә мөмкинлек бирә.

Ренат Беккин – язучы, көнчыгышны өйрәнүче, “Чётки” әдәби-фәлсәфи журналының баш мөхәррире. 2016 нчы елга кадәр – Казан федераль университетының көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы мөдире.

 чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар