Без – бергә!

Кем күбрәк дулкынланды икән – балалармы, әллә өлкәннәрме, белмим. Югыйсә бу зур сәхнәгә чыкканчы инде байтак очрашканнар, кат-кат репетицияләр үткәргәннәр, бер-берсен өйрәнгәннәр, бер-берләренә ияләшкәннәр... Аларның дулкынлануы безгә – залдагыларга да күчте. Һәр чыгышны көтеп алдык, һәркемнең уңышы өчен чын күңелдән сөендек.
«Без – бергә!» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган хәйрия проекты әнә шулай атала. Проект кысаларында республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары махсус балалар учрежденияләренең үзешчән сәнгать коллективларын шефлыкка алган. Алар бергә иҗат итүнең төрле формаларын сайлаганнар: уртак концерт номерлары иҗат итү, костюмнар сайларга булышу, мастер-класслар үткәрү, шефлык концертлары кую... Мәсәлән, 22 май көнне «Фантазия» джас-оркестры (җитәкчесе – Юрий Коган) Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен концерт куйган. 23 май көнне Казан шәһәренең 172 нче мәктәбендә (анда күрмәүче һәм начар күрүче балалар белем ала), «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә La Primavera камера оркестры (җитәкчесе – Рөстәм Абязов) чыгыш ясаган. Шул ук мәктәпкә, берничә көн алдарак, «Новая музыка» камера оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова) балалар янына кунакка килеп, концерт куеп киткән. «Йолдызлык-Созвездие» республика фествалендә катнашучылар Арча һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән дуслашкан...
Менә шул аралашу-дуслашуларның нәтиҗәсе булып, Казанның «Московский» Мәдәният үзәгендә «Без – бергә!» проекты кысаларында концерт булып узды. Бер сәхнәдә республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова: «Республикада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 15 мең бала бар, – диде. – Алар барысы да аерым игътибарга мохтаҗ. Инклюзив белем бирү хакында соңгы елларда еш сөйлибез: бу тема әле яңа, әмма республикада ул инде эшли».

Балаларны һәм өлкәннәрне бу бәйрәм белән котларга сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде.
– «Без – бергә!» – бик кирәк һәм мөһим проект, – диде ул. – Бүгенге бәйрәм бер көндә генә барлыкка килмәде. Безнең хатын-кыз депутатларыбыз балалар белән бик күп очрашулар үткәрде. Аларга ниндидер ярдәм итү өчен генә түгел, араларыннан талантлыларын сайлап, эзләп алу өчен дә. Һәм алар моны эшләп чыктылар!
Җылы, ихлас, күңелләрне нечкәртә, чистарта торган концерт булды ул!
Иң куанычлысы шул: проект балаларның тормышына яңалык алып килгән, сөенечләр, яңа тәэсирләр өстәгән.
Арча балалар йортында тәрбияләнүче Риназ Гобәйдуллинны, мәсәлән, Салават быел үзенең концертында катнашырга чакырырга вәгъдә иткән.
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченконың сәләте проект вакытында ачылган һәм ул инде... Алсу белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга өлгергән! (Сүз уңаеннан: Арианна быел мәктәпне тәмамлый. Кисловодскига китәргә, медколледжга укырга керергә җыена. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен бердәнбер мондый уку йорты шушы шәһәрдә урнашкан.)
Ә «Без – бергә!» сәхнәсендә La Primavera камера оркестрына кушылып җырлаган Олеся Можейко күбебезгә таныш иде. Беренче каналда баручы «Голос. Дети» проектында катнашкан бу кызны шунда ук таныдык. Олеся Казанның 172 нче мәктәбендә белем ала. Флейтада, фортепианода уйный, хорда җырлый. Сәхнәдә ирешкән уңышлары байтак инде, монысы – чираттагысы. Табиблар: «Дулкынлану аңа файдага гына – күзләре күрә башларга мөмкин», – диләр. Ходай кушып, булсын иде шул могҗиза!
Хәер, могҗиза бу балаларның һәрберсе тормышында булсын иде...
«Без – бергә!» сәхнәсенә күтәрелергә – шул көткән могҗизага якынаерга аларга ярдәм иткән һәркемгә балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре исеменнән рәхмәт әйтәсе килә:
* «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә;
* «Фантазия» джас-оркестрына (җитәкчесе – Юрий Коган);
* La Primavera камера оркестрына (җитәкчесе – Рөстәм Абязов);
* «Новая музыка» камера оркестрына (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова);
* «Дорога из города» бию театрына (җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар);
* «Пантера» балетына (сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов);
* Зәй шәһәренең Р. Фәрдиев исемендәге татр гимназиясенең «Азаль» вокаль ансамбленә (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина);
* «Салават күпере» халык бию ансамбеленә (Саид-Галиев исемендәге Мәдәният йорты).
Проектта катнашкан һәркем медаль белән бүләкләнде.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә җитәкчесе Татьяна Ларионова сәхнәдән балалар йортларына 50шәр меңлек сертификат та тапшырды.
Фото: ТИ
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.