«Бердәм Россия» командасы – Мөслимдә!

25 август көнне «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын Мөслим халкы кабул итте. Очрашуда депутатлар, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары белән районга караган мөһим мәсьәләләр күтәрелде.
Мөслим районына кергән берничә торак пунктның су белән тәэмин ителеш системасы төзекләндерү көтә икән. Су челтәре бик тузган, нәтиҗәдә еш кына эчә торган су белән тоткарлыклар килеп чыга. Мөслимлеләр партия командасына әлеге мәсьәләне үз кулларына алырга һәм «Чиста су» максатчан федераль программа кысаларында районга бирелә торган акчаны арттыруны контрольдә тотарга сорадылар.
«Су белән тәэмин ителеш, бигрәк тә эчә торган су – авыл халкы белән очрашуда иң еш күтәрелә торган тема. Бу аңлашыла да. Су юк икән – тормыш та юк. Авылдагы яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Республиканың кайбер районнарында су проблемасы чишелеш алды: су юллары төзекләндерелде, яңа насослар алынды. Ләкин су белән тиешенчә тәэмин ителмәгән районнар да юк түгел. Без, Дәүләт Думасы депутатлары, сайлаучыларыбызның гозерләрен кабул итәбез. Авыл халкы су кытлыгы кичермәслек итеп мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз», – диде Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров.
Исегезгә төшерәбез, «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» эстафетасы «Бердәм Россия» партиясе республика бүлегенең сайлау алды кампаниясе кысаларында уза. Маршрут Татарстанның барлык 45 районнын йөреп чыгарлык итеп төзелгән. Партия командасы һәркөн шәһәр һәм авыл халкы белән очраша. Очрашуда эшләгән эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар корыла.
http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.