Логотип
Яңалыклар

Бер шайба аркасында өзелгән гомер: Тимур Фәйзетдинов вафат

Быелның 12 мартында Ярославльдә узган яшьләр лигасы хоккей матчында фаҗига килеп чыга. Ул көнне Ярославльнең «Локомотив» командасы белән Санк-Петербургның «Динамо» командалары очраша.  Уен вакытында «Динамо» командасы уенчысы Тимур Фәйзетдиновның башына шайба килеп тия.

Быелның 12 мартында Ярославльдә узган яшьләр лигасы хоккей матчында фаҗига килеп чыга.

 

Ул көнне Ярославльнең «Локомотив» командасы белән Санк-Петербургның «Динамо» командалары очраша. Уен вакытында «Динамо» командасы уенчысы Тимур Фәйзетдиновның башына шайба килеп тия. Травма шулкадәр каты була, егет башын тотып, бозга егыла. Тимурны шундук реанимациягә алып китәләр. Табиблар аның хәлен үтә дә катлаулы дип бәяли. Бу хакта егетнең әнисе дә белдерә. «Табиблар мондый травма белән беренче тапкыр очрашуын әйтә. Мондый очракта махсус аппаратура, нейрохирургия кирәк. Федерация клубы бик булыша», – ди ул. Ләкин, хәле бик авыр булу аркасында, Тимурны Мәскәүгә күчерә алмыйлар.  
Бөтен хоккей дөньясы Тимурның тизрәк сәламәтләнүен тели. Табиблар аның гомере өчен берничә тәүлек буена көрәшә. Ләкин ничә еллар физик күнегүләрдән чыныккан яшь организм да мондый каты имгәнүгә чыдамый. Бүген 19 яшьлек татар егете Тимур Фәйзетдинов Ярославль хастаханәсендә вафат булган.


фото «Динамо Санкт-Петербург» хоккей командасының ВК төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар